Терлек асраучылар өчен Әлки районы кырларында салам калдырыла
Яңалыклар

Терлек асраучылар өчен Әлки районы кырларында салам калдырыла

Шәхси хуҗалыкларында маллар асраучылар өчен авылларга якын кырларда салам калдырылачак.

Әлки районы җитәкчелеге маллар асраучыларны кайгыртып, «Кызыл Шәрек – Агро» һәм «Хузангай» җәмгыятьләре җитәкчелегенә, фермер хуҗалыклары башлыкларына саламнарны кырда калдыруны сорап мөрәҗәгать иткән иде. Алар бу үтенечне истә тотып, авылларга якын булган басуларда саламнар калдыра башлаганнар.

Мәсәлән, Базарлы Матак халкы өчен Ургагар кырында 60 гектар бодай саламы калдырылган. Кайбер шәхси хуҗалыклар аны пресслар белән төргәкләп, төргәкләргә әйләндереп, ташый да башлаганнар.

Авыл кешеләре бу мөмкинлектән вакытны сузмыйча файдаланып калсыннар иде. Чөнки көз кергәч, ул җирләрне эшкәртә башлыйлар.


Нет комментариев