Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәгәрмәчләр “чиренә” тиз һәм төгәл диагноз куя, диләр Әлки районы юл төзү участогы шин монтажчысы Илфат Фәракшин турында

Илфат Фәракшин район юл төзү участогында шин монтажчысы хезмәтен башкара. Аны алтын куллы белгеч диләр. Районда зур көпчәкләргә җан өрүче бердәнбер оста ул.

Илфатның иң заманча техника белән җиһазландырылган үз остаханәсе бар хәзер. Ул шунда үзләрендә хезмәт куючы теләсә кайсы техниканың тәгәрмәчләре “чиренә” бик тиз һәм дөрес диагноз куя һәм менә дигән сыйфатлы ремонт үткәрә. Россиядә җитештерелгән резина тәгәрмәчләр  йөк машиналарында 80 мең километрдан тузса, чит илнекеләр 150 мең чакрымга чаклы йөриләр икән.

Илфат үзе йөк машиналарын камераларсыз резинага тулысынча күчерү ягында. Бердән, мондый резинаның хезмәт итү срогы озынрак. Аннан, ул көпчәкләр камералылар сыман тирә-юньдәгеләргә куркыныч уятып шартламый да икән.

Көпчәкләр, резина турында бөтен нечкәлекләрне белә бугай Илфат. Шул ук вакытта ул бу базада ремонт, буяу эшләрен дә бик оста башкара торган белгеч.

Участок ишегалдында  кышкы чорда юлларны кар-бураннан чистарта, бозлавык вакытта ком-тоз катнашмасы сиптерә торган җиһазларны күреп узган идек. Алар инде барысы да кышкы чорга әзер – төзәтәсе төзәтелеп, майлап, буяп, пөхтә итеп тезеп куелган. Бу эшләрне барысын да диярлек шулай җиренә җиткереп Илфат Фәракшин башкарган.

Илфатның бөтен хезмәт биографиясе юл төзү эшчәнлеге белән бәйле. Элегрәк ул “Татавтодор”дан юл төзү участогы коллективына рәсми күчерелгән булган.

–Без ул елларда бирегә 20 кеше күчтек. Барыбыз да диярлек хәзер дә эшлибез. Бездә чыныккан, сыналган ир-егетләр генә эшли ала бугай,–ди ул хезмәттәшләрен мактап.

Илфат Фәракшин – эшенең чын фанаты. Зарурлык  булганда аны төнлә дә, бәйрәмнәрдә дә, отпускысында да чакырталар. Бер карусыз килеп җитеп, җиң сызганып эшкә керешә ул.

Илфатның әтисе Ильяс абый да юл төзү оешмасында озак еллар мастер хезмәтен башкарган кеше. Әле алар берничә ел әтиле-уллы бергә дә эшләп калалар. Аннан әти кеше лаеклы ялга китә. Ә менә Илфатка бәлки улы Адель алмашка килер. Әлегә ул уку йортында автотранспортчы белгечлеген үзләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев