Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы укучылары 18 мәктәп яны лагеренда ял итәчәкләр

–Җәйге чорда балалар ялын оештыруда “Яшь имәннәр” сәламәтләндерү лагере төп рольне уйнаячак.

  Моннан тыш укучылар 18 мәктәп яны лагеренда ял итәчәкләр. Лагерьларда куркынычсызлыкны, балаларның иминлеген тәэмин итү буенча әзерлек чаралары күрелде,–диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Сурия Вәлиева террорчылыкка каршы көрәш буенча район комиссиясе утырышында.

Сурия Вәлиева әйтүенчә, “Яшь имәннәр” тирәсен тотып алуга, коймаларын яңартуга, бикләнә торган капкалар куюга 60 мең сум акча тотылган. Былтыр лагерь территориясенә куелган видеокүзәтү приборлары яңартылган, өстәмә җиһазлар урнаштырылган. Балалар ялы чорында махсус каравыл (ЧОП) хезмәтен яллау, тәүлек әйләнәсе кизү урнаштыру буенча килешүләр төзегән. Лагерьда  өстәмә яктырткычлар куелган. Биредә эшләү өчен җаваплы хезмәткәрләр сайлап алынган: алар тиешле медицина каравы узганнар, барысының да закон каршында намуслары чиста булуы расланган.

Комиссия утырышын алып барган район башлыгы Александр Никошин лагерьлар эшли башлагач, аларда ял итүче балалар белән саклану чаралары буенча өйрәнүләр үткәрергә киңәш итте.

Җәйге чорда меңгә якын мәктәп укучысының ялын файдалы һәм кызыклы итеп оештырасы, имин үткәрәсе була. Әлеге утырышта шул турыда җитди сөйләштеләр. Әйтик, “Росгвардия”нең район буенча җаваплы хезмәткәре, полиция майоры Айдар Гатин мондый тәкъдимнәр белән чыгыш ясады:

–“Яшь имәннәр” лагерында балаларны ял иттерү өчен нинди шартлар тудырылуын тикшердек һәм территориядә өстәмә видеокүзәтү камералары  куярга кирәк дип таптык. Әйтик, автомобильләр кую урыны видеокүзәтүгә эләкми. Шулай ук мәктәп яны лагерьлары җитәкчеләренә дә әйтер киңәшем бар. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда балалар гына түгел, олылар да югалып калырга мөмкин. Шуңа күрә балалары эвакуацияләү буенча өйрәнүләрне ешрак үткәрергә кирәк. Лагерь территориясенә шикле әйберләр эләкмәсен өчен аны гел күзәтеп тору да зарур.

Комиссия утырышында шулай ук Сабантуй бәйрәмнәрен, Россия көнен, авыл бәйрәмнәрен имин үткәрү мәсьәләләре дә каралды. Район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы Ришат Насыйбуллин шушы юнәлештә әзерлек эшләре алып барылуын әйтеп узды. Ул 11 июньдә үтәсе район Сабан туена Эчке эшләр министрлыгы аша безгә 15 өстәмә хезмәткәр җибәреләчәген хәбәр итте. Ул шулай ук күп халык катнашында үткәреләсе чаралар турында полициягә алдан ук хәбәр итүне сорады. Чөнки тәртип сагында торучыларга да үз бурычларын төгәл үтәү өчен вакыт таләп ителә. Ришат Насыйбуллин хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикле  кешеләр өчен аерым автомобиль кую урыны булдыру тәкъдимен кертте. Әлеге тәкъдимне Александр Никошин да хуплады һәм андый тукталышлар башка бәйрәмнәрдә дә булырга тиеш, диде.

Утырышта бәйрәмдә катнашучыларның куркынычсызлыгын һәм иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре турында район мәдәният бүлеге мөдире Рәсимә Гайфуллина, Апак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова чыгыш ясадылар.

Террорчылыкка каршы район комиссиясе утырышы эшендә район прокуроры Руслан Гыйзәтов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев