Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якташыбыз Мансур Ганиев Әлки районы авылларының шәҗәрә агачын төзегән

Түбән Кама шәһәрендә яшәүче якташыбыз Мансур Ганиев район авылларының шәҗәрә агачын төзегән.

 Бу искиткеч зур хезмәт сораган эшен ул әлкилеләр хозурына тапшырды. 
Шушы көннәрдә Мансур ага Ганиев редакциябездә дә булды. Ул зур кәгазь битенә төшерелгән район шәҗәрәсен дә алып килгән иде, аның күчермәсен бүләк итеп калдырды. 
Әлеге шәҗәрә агачына 1920 елдан алып бүгенгә чаклы булган район авыллары кергән. Анда шушы чор эчендә авылларда күпме кеше яшәве хакындагы мәгълүматлар да бирелгән. 
Автор йөз ел элек район территориясендә 109 сала булуын күрсәткән. Кызганыч, аларның инде 46 сы юкка чыккан.
Архив мәгълүматлары буенча, бер гасыр элек районда 78 мең 600 кеше яшәгән. Бүген исә 18,6 мең кеше көн күрә. 
Шәҗәрә агачында сары төсләр белән бүген инде авыллар исемлегеннән төшеп калган торак пунктлар күрсәтелгән. Янәсе, бу агачның корыган ботаклары.
Узган гасырның 20 нче елларында хәзерге район территориясендә иң зур авыл Яңа Чаллы булган. Биредә 576 хуҗалыкта 2727 кеше гомер иткән. Хәзер бу авылда 93 хуҗалык исәпләнә, 172 кеше яши. 
Базарлы Матакта исә 20 нче гасырның бу чорында 486 хуҗалык булган, 1996 кеше яшәгән. Йөз елдан соң Базарлы Матак авыл җирлегендә 2124 хуҗалык теркәлгән, анда 6077 кеше яши. 
Туган як тарихын өйрәнүче Мансур Ганиев архив документларына киң таянып эшләгән. Бу җәһәттән аңа район архив бүлеге җитәкчесе Елена Васяйчева бик ярдәм иткән. Ул республика архивына кат-кат мөрәҗәгатьләр юллап, кирәкле мәгълүматларны алуга ирешкән. Мансур ага шулай ук Базарлы Матакта яшәүче авылдашы, районда җитәкче урыннарда хезмәт куйган Зөфәр Шәриповның ярдәменә дә таянган.
Мансур Ганиев үзе әйтүенчә, район авыллары шәҗәрәсен төзү уе аның күңелендә күптәннән йөргән. Ул бит райондагы берничә авылның шәҗәрәләрен төзегән иде инде. Бу юнәлештә иң күләмле хезмәте  Түбән Кама районы шәҗәрәсе булган. Әлеге эштә шактый тәҗрибә туплагач, ул Әлки шәҗәрәсенә алынган.
Шәҗәрә агачы күчермәләрен автор Әлки якташлык җәмгыятенә, район хакимиятенә, үзәк китапханәгә һәм С.Лисенков исемендәге туган як тарихы музеена тапшырган. Ул туплаган мәгълүматларны мәктәпләрдә тарих укытучылары да кулланма буларак файдаланырга мөмкин. Шулай ук күп әлкилеләр өчен үз авылларының үткәне турында белү кызыклы булыр.
Районыбызның шәрәфле гражданы, берничә китап авторы Мансур ага Ганиев һаман эзләнүдә. Ул безне  яңа кызыклы эшләре белән куандырыр әле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X