Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якташыбыз Рәис Хәйруллин: "Җиләк-җимеш агачларын эшкәртү кирәк"

​​​​​​​Казан яны авылларының берсендә яшәүче якташыбыз Рәис Хәйруллин бик оста һәвәскәр бакчачы.

  Ул социаль челтәрләрдә бүген бакчада башкарылырга тиешле эшләр турында яза, киңәшләрен бирә.

Рәис әфәнде хәзер алмагач, груша, чия, слива, карлыган, крыжовник куакларын химикатлар белән эшкәртү мөһим, ди. Моны агачлар яфракка бөреләнгәнче эшләргә һәм химик препаратлар инструкциясендә язылган таләпләрне үтәп дәвам итәргә кирәк, дип киңәш итә ул.

Рәис Хәйруллин Иске Салманда туып үскән. Ул райондагы күп чараларда, зур эшләрдә иганәче буларак катнаша. Хәзер Казан тирәсендәге өйләргә, административ биналарга газ үткәрү предприятиесен җитәкли. Буш вакытларында бакчасында төрледән-төрле җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерергә бик һәвәс.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев