Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үземне, якыннарымны, әйләнә-тирәдәгеләрне кайгыртып

7 апрельдә  Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелде. Саулык – бар нәрсәдән дә кыйммәтлерәк байлык.

  Пандемия аркасында без моны тагын да ныграк аңладык. 
Республикада коронавирус буенча хәл тотрыклана башлады. Әмма тынычланырга иртә, дип кисәтә белгечләр. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, авыруның катлаулы очраклары артуы күзәтелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Хөкүмәт йортында узган шимбә киңәшмәсендә әлеге катлаулы чирдән саклану мәсьәләсенә аерым тукталды. “Коронавирус беркая да китмәде. Бүген безнең төп бурыч – CОVID -19 ның өченче дулкынына әзер булыр өчен мөмкин кадәр күбрәк кешегә вакцина ясату”,–дип билгеләп үтте республика җитәкчесе. 
Безнең районда пандемия башыннан бирле 44 кешедә коронавирус рәсми рәвештә расланган. Бүгенгә 925 әлкиле ковидка каршы прививка кадаткан. 
Бу атнада район башлыгы Александр Никошин Базарлы Матак үзәк хастаханәсендә коронавирустан прививка ясатты.
Район җитәкчесенең CОVID-19 га каршы вакцина кадатуы Бөтендөнья сәламәтлек көне алдына туры килде. Шул уңайдан без аңа: “Сәламәт булу өчен Сез нәрсәләр эшлисез?” дип тә сорадык. 
–Сәламәт булу өчен мин бүген коронавирус инфекциясенә каршы прививка алдым. Бу бик мөһим, актуаль мәсьәлә. Әлеге вирусның ни дәрәҗәдә мәкерле һәм куркыныч булуы хакында сөйләп торасы юк. Моңа бөтен дөнья инанды. Аңа каршы торуның иң ышанычлы юлы – вакцина. Прививка ясатуны тоймадым да. Әллә кадаттым, әллә юк. Гадәти бер укол. Һәр әлкилене бу медицина процедурасын үтәргә чакырам. Без үзебез өчен генә түгел, якыннарыбызның сәламәтлеген кайгыртып та прививка ясатырга тиешбез дип уйлыйм. Ә гомумән алганда сау булу өчен мин спорт белән шөгыльләнәм, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышам. Һәркемгә исәнлек телим! – диде Александр Никошин.
Яңа Салман урта мәктәбе укытучысы Рузилә Задаева да CОVID-19 га каршы прививканы әлеге профилактика чарасының мөһимлеген аңлап, үзе әйтүенчә, зур энтузиазм белән ясаткан.


–Мин иремнең һәм үземнең өлкән яшьтәге әти-әниләребезне, балаларыбызны, мәктәптәге укучыларны һәм, билгеле инде, үз сәламәтлегемне кайгыртып бардым бу адымга. Бүген ковидка каршы торуның вакцинадан да нәтиҗәлерәк юлы булмауга иманым камил. Ә бит ковид куркынычы чигенмәде. Чит илләрдә вәзгыять гаять киеренке. Бездә дә авыруның өченче дулкыны җитә дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Прививканы исә бик җиңел кичердем. Укол ясатканның икенче көнендә бик аз гына температурам күтәрелде. Дару да капмадым, күбрәк сыеклык эчкәч бар да узды, хәзер үземне яхшы хис итәм. Коллективыбызда күпчелек кеше прививка ясатты. Пенсия яшендәге әнием дә вакцина кадатырга уйлавын әйтте әле. Аның бу теләген бик хупладым. Мин барлык райондашларга ковидтан саклану чарасын күрергә, һичшиксез прививка ясатырга киңәш итәм,–ди Рузилә Задаева. 
Иске Матак авылында яшәүче пенсионер Георгий Нагорнов коронавирустан прививканы тормыш иптәше Ираида Алексеевна белән бергә ясатканнар.

Георгий Владимирович бу хакта болай сөйләде:
–Безне, олы яшьтәгеләрне, район үзәк хастаханәсенә вакциналауга социаль яклау бүлеге автомобиле белән алып бардылар. Бер көндә авылдан ике дистәгә якын кеше прививка кабул иттек. Бездәй өлкән яшьтәгеләргә вакцина узуны бик кирәк дип саныйм. Үз саулыгыбыз гына түгел, якыннарыбызның сәламәтлеге дә мөһим. Балалар, оныклар кайтып йөри, аларга чир иярмәсен. Безнең ил вакцинасының нәтиҗәле, сыналган булуы хакында телевизордан көн дә сөйләп торалар. Президент Путин да ясатты бит прививканы.
Ә интернеттагы тузга язмаган хәбәрләргә мин игътибар да итмим. Үзебезнең медицинага, табибларыбызга ихластан ышанам. Прививканы да кирәклегенә инанып ясаттым. Коронавирус белән шаярырга ярамый, ул күпме кешенең гомерен өзде, саулыгын нык какшатты. Мин грипптан да һәр елны ясатам вакцинаны. Коронавирус прививкасын хатыным да, үзем дә тоймадык та. Температурабыз да күтәрелмәде, бер җиребез авыртмады да. Райондашларга теләгем шул: саулыгыбызны саклыйк, ә вакцина – моның ышанычлы юлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев