Әлки районында салмыш хәлдә машина йөрткән өчен өч кеше эләккән
Юхиди хәбәр итә

Әлки районында салмыш хәлдә машина йөрткән өчен өч кеше эләккән

Автотранспорт белән исерткеч эчемлек кулланган хәлдә идарә итү иң җитди юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулардан санала.

Узган атнада ДАИнең район инспекторлары автотранспорт белән салмыш хәлдә идарә иткән өч кешене туктатканнар. Алар барысы да Базарлы Матакта яшәүчеләр: 1963 елгы, 1995 елгы һәм 1999 елгы кешеләр. Аларга карата инспекторлар тарафыннан протоколлар төзелгән, материаллар судка юллана.

Исегезгә төшерәбез: спиртлы эчемлек кулланган хәлдә автотранспорт белән идарә иткәннәргә суд 45 мең сум күләмендә штраф билгеләргә һәм 1,5 – 2 елга идарә итү хокукыннан азат итәргә мөмкин. Рульне исерек кешегә тапшыручыларга 30 мең сум штраф яный һәм идарә итү хокукы 1,5 – 2 елга кадәр чикләнә.

Нет комментариев