Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юхиди хәбәр итә

“Балалар – төп пассажирлар” исеме рейдка “Әлки хәбәрләре” журналистлары да кушылды

21 августта Татарстанда “Балалар – төп пассажирлар” исеме астында профилактик чаралар үтте.


Ел башыннан бала-пассажирлар катнашында республикада 78 юл-транспорт һәләкәте теркәлгән. Анда 3 бала үлгән һәм 86-сы тән җәрәхәтләре алган.
Районда “Балалар – төп пассажирлар”профилактик чарасы уңаеннан дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре катнашында рейдлар үткәрелде. Әлеге рейдларга “Әлки хәбәрләре” журналистлары да кушылды. 

Автоинспекторлар күбрәк район үзәгендәге урамнарда эшләделәр. Иртә сәгатьтә күпләр сабыйларын балалар бакчасына илтәләр. 
Сәгать сигез тулганчы ЮХИДИ хезмәткәрләре унга якын автомобильне туктаттылар. Янәшәдә балалар бакчасы булганга, алар күбесе нарасыйларын шунда китерәләр иде. 

Барлык туктатылган автомобильләрдә дә  балалар махсус креслага утыртылганнар иделәр. Кайбер әниләр балаларының “креслага утырасылары  килми” дип тә зарланып алдылар. Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Риназ Җиһаншин аларга: “Баланың теләгенә каршы барып булса да сез аны автомобильдә бары тик беркетелгән махсус утыргычта йөртергә тиешсез.Чөнки автоһәләкәтләрдә махсус утыргычтагы балаларның 70 процентка кадәре  җәрәхәтләнми кала”, дип аңлатты. 

Дәүләт автоинспекциясе исегезгә төшерә: 12 яшькә кадәр балалар бары тик арткы утыргычта беркетелгән махсус креслада гына йөртелергә тиеш. Ә 12 яшьтән зурраклар куркынычсызлык каешын эләктереп йөртелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев