Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юхиди хәбәр итә

Әлки районында “Игътибар – балалар!” операциясе үткәрелә

ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре 20 августтан 9 сентябрьгә кадәр “Игътибар – балалар!” операциясе үткәрә.


 
Әлеге профилактика  чарасы балаларның юлда һәм транспортта имгәнүләрен булдырмау максатында оештырыла. Операция барышында полиция хезмәткәрләре балигъ булмаган пассажирларны йөртү, җәяүлеләргә юлда өстенлек бирү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән рейдлар үткәрәчәк, балаларга, аларның әти-әниләренә юлда үзеңне тәртипле тоту зарурлыгы хакында аңлатачак. Гомумән, юлда һәркем үтә игътибарлы һәм сак булсын иде, дип искәртә ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы полиция майоры Рәис Сафин.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев