3 июнь 2026 яңалыклары
-
Базарлы Матакның Шәһвәлиев урамы халкы асфальт юллы булды
Шәһвәлиев урамы – Базарлы Матакның яңа урамнарыннан берсе. Бу урамның юлына берничә ел элек вак таш түшәлгән иде.
-
Безнең Максим – республикада да иң яхшылар исәбендә!
29 майда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында иң белемле һәм зирәкләрне – республика һәм Бөтенроссия фән олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерларын, шулай ук аларның остазларын бүләкләделәр.
-
Бройлер чебиләренә чиста һава кирәк
Тәтеш районында яшәүче туганыбыз Хәбир Ахманов ел саен күпләп бройлер чебиләре үстерә.
-
«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров вафат булды
«Шәһри Казан» газетасы гаиләсе бүген ятим калды.