Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Безнең Максим – республикада да иң яхшылар исәбендә!

29 майда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында иң белемле һәм зирәкләрне – республика һәм Бөтенроссия фән олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерларын, шулай ук аларның остазларын бүләкләделәр.

Чакырылучылар арасында районыбыздан вәкил –  Базарлы Матак мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Максим Яковлев та бар иде. Аның инглиз теле буенча уңышлары турында безнең газетага да язгыныбыз булды. Шулай булмый ни: ул – «Олимпка юл» республика олимпиадасы җиңүчесе, шулай ук инглиз теленнән төбәк һәм Бөтенроссия олимпиадалары призеры булган иде бит.

Әлеге чарада исә Максим һәм аның остазы Елена Леонтьеваны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев