Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров вафат булды

«Шәһри Казан» газетасы гаиләсе бүген ятим калды.

Төнлә, баш мөхәрриребез Радик Рәшит улы Сабиров, кинәт йөрәге туктау сәбәпле, вафат булды. Һәрберебезне барлап, үз итеп, кирәк чакта сүгеп, коллективны бер йодрыкка туплап торган редакторыбыз әле май аенда гына 47 яшен тутырган иде. Һәр бәйрәмдә тост әйткәндә без аңа кешелекле, рәхимле булуы өчен рәхмәт әйтә идек! Бергә үткән хезмәт юлыбыз өчен рәхмәт Сезгә, Радик Рәшит улы! Урыныгыз Җәннәт түрләрендә булсын! Гаиләгезгә, әти-әниегез, балаларыгызга Ходай сабырлык бирсен!

"Шәһри Казан" коллективы, дип яза чыганак 

Радик Сабиров  1979 елда Аксубай районында туа. Казан дәүләт университетын тәмамлаган, филология фәннәре кандидаты. Радик Рәшит улы төрле елларда «Безнең спорт» газетасында, «Мәгариф» журналында, «Интертат» интернет-басмасында эшләде.

2014 елдан «Идел» журналының баш мөхәррире, 2019 елның 20 июненнән «Шәһри Казан»газетасының баш мөхәррире иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев