Базарлы Матакның Шәһвәлиев урамы халкы асфальт юллы булды
Шәһвәлиев урамы – Базарлы Матакның яңа урамнарыннан берсе. Бу урамның юлына берничә ел элек вак таш түшәлгән иде.
Республиканың муниципаль берәмлекләрдәге авыл юлларын ремонтлату буенча кабул ителгән яңа программасы нигезендә район үзәгендәге таш җәелгән һәм асфальты булган юлларны төзекләндерү мөмкинлеге туды.
Шәһвәлиев урамы да шул программа нигезендә асфальт юллы булды. “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте егетләре берничә көн дәвамында, бу урамның таш җәелгән юлын тазартып, тыкрыкларына (алар әллә ничә) юл күтәртеп, ком-таш түшәп, бер кат асфальт җәйделәр. Хәзер әлеге озын урамда ялт иткән асфальттан йөрисең.
– Юл төзүчеләр әле бирегә башка объекттан янә кайтачаклар. Алар монда, икенче кат асфальт җәеп, юл кырыйларына вак таш салып чыгачаклар. Берничә урынга юл билгеләре кую һәм ясалма сикертмә ясау да планда каралган, – диде безгә “Алексеевскдорстрой” ның Базарлы Матак бүлеге җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев