Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Былтыр аварияләрдә ике кеше үлгән

Узган 2015 елда Әлки районы территориясендә 19 юл-транспорт вакыйгасы булган. Аларда 2 кешенең гомере өзелгән, 23 кеше җәрәхәтләнгән. Чагыштыру өчен: 2014 елда район юлларында 23 авария булган, анда 6 кеше үлгән, 23 кеше зыян күргән. Былтырның 12 аенда район ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 3968 очрагын ачыклаган. Шул исәптән...

Узган 2015 елда Әлки районы территориясендә 19 юл-транспорт вакыйгасы булган.

Аларда 2 кешенең гомере өзелгән, 23 кеше җәрәхәтләнгән. Чагыштыру өчен: 2014 елда район юлларында 23 авария булган, анда 6 кеше үлгән, 23 кеше зыян күргән.

Былтырның 12 аенда район ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 3968 очрагын ачыклаган. Шул исәптән транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче 72 йөртүче таткарланган. Боларның 4 есе - руль артына инде берничә мәртәбә салмыш килеш утыручылар, аларга карата җинаять эшләре кузгатылган.

2032 йөртүче тизлек режимын бозган, каршы як хәрәкәт полосасына чыккан 12 йөртүче ачыкланган. 392 кеше машинада хәвефсезлек каешларын эләктермичә йөреп үз тормышын куркыныч астына куйган. Балаларны транспортта махсус креслосыз йөртүнең 60 очрагы ачыкланган.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны үзвакытында түләмәүчеләргә карата 122 эш кузгатылган. Болардан 15 кеше административ кулга алынган, 4 кеше мәҗбүри эшләргә җибәрелгән, 94 еннән штрафлары икеләтә күләмдә түләтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев