Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәр ветеранга күңел җылысын җиткерик

Сугыш ветераннарының хакимият һәм җирле үзидарә органнарына булышуларын сорап мөрәҗәгать иткәнен көтәргә түгел, ә бәлки аларның һәрберсе янына барып, нәрсәгә мохтаҗ булуларын ачыкларга һәм ярдәм күрсәтергә кирәк. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау буенча әзерлек эшләре әнә шул принциптан чыгып башкарылырга тиеш.

...Яшең сигезенче дистәлектән дә узып киткәч, хезмәт белән үткән гомерең көч-дәрманыңны бик нык киметкәч, юк кына мәшәкать тә олы бер эш булып күренәдер шул. Әнә, йорт капкасы авырлык белән ачыла башлаган, бакча коймасы авышкан. Кош-корт асрый торган сарайның ярыкларыннан җил керә. Өй түбәсен алыштыру турында уйларга да куркыныч... Билгеле, мондый проблемалар балалары тәрбиясендә яшәүче өлкәннәребезне борчымый, ә ялгызларга көндәлек мәшәкатьләрендә булышырга социаль хезмәткәр бар. Әмма ярдәм кулы сузу, авыр мәшәкатьләреннән арындыру, һичъюгы өйләренә барып хәл белешү һич кенә дә артык түгел.
-Бүген бездә сугыш ветераны статусына ия 763 кеше яши. Болар - Бөек Ватан сугышында турыдан-туры катнашкан солдатлар, тыл хезмәтчәннәре, тол әбиләр. Без аларның һәркайсының өендә булдык, сөйләштек, ничек яшәүләрен күрдек, кемгә нинди ярдәм кирәклеген ачыкладык. Һәм һәр ветеранга даими булышып тору өчен мәктәп укучыларыннан тимурчыларны, оешма һәм учреждение җитәкчеләрен, район хастаханәсе табибларын билгеләдек,-диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова.
Сугыш ветераннарына ярдәм адреслы булырга тиеш. Билгеле, өлкән яшьтәге кеше беренче чиратта сәламәтлеге турында кайгыртуга мохтаҗ. Шуңа күрә сугыш ветераннарына табиб белән шәфкать туташы да "беркетелгән", медицина хезмәткәрләре аларның өйләренә барып, исәнлекләрен тикшерәләр. Табиб ярдәме кирәк булганда әби-бабайлар аларны социаль хезмәткәрләре аша да чакырта алалар.
Сугыш тәмамланганга 70 ел була. Ул чор вакыйгалары яшь буыннардан ерагая. Әмма әби-бабаларыбызның яу кырларында һәм тылда кылган батырлыкларын онытырга хакыбыз юк, ветераннарыбызның истәлекләрен киләсе буыннарга җиткерергә тиеш без. Шуңа күрә мәктәпләргә авылдаш ветераннарының истәлекләрен видеога яздырып алу эше йөкләнде. Мәктәп музейлары да Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган экспонатлар белән баетыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев