Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы: Ана даны паркында гаилә кичәсе үтте. ФОТО

Базарлы Матакның Ана даны паркы халык арасында пополярлаша бара.

Әлегә ул авылның иң матур һәм күпфунцияле паркы бит: биредә иркен сәхнә, җайлы утыргычлвр, таш җәйгән бию мәйданы, балалар өчен төрле спорт комплекслары бар. Паркка асфальт юл белән генә киләсе. Кыскасы, төрле чаралар үткәрәм дисәң, бик тә әйбәт урын инде.

Шимбә кичендә биредә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәргә дип җыелучылар да беравыздан диярлек шулай диде. Район башлыгы Александр Никошинның да фикере шундый ук икән. Ул, кичәгә килүчеләрне котлап, болай диде:

- Гаилә - һәр кешенең тормышында иң мөһим, иң кирәкле нәрсә ул. Безнең районда быел дүрт дистәгә якын яңа гаилә корылган. Билгеле, яшь парлар күбрәк булсын, яшьләр үзебездә калып гомер итсеннәр, безгә киртәкле белгечлекләр үзләштереп эшләсеннәр, балалар табып үстерсеннәр. Ә без үз чиратыбызда аларга ярдәм итү өчен торак төзибез, көнкүреш шартларын яхшыртырга тырышырбыз.

Аның сүзләренә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов та кушылды. Аннары кичәне алып баручылар сәхнәгә 59 ел тату гомер кичергән Виктор Михаилович белән Елена Ефимовна Абасовларны чакырдылар. Алар Иске Тахталадан. Александр Никошин бу хөрмәтле парга Россия Федерациясенең "Мәхәббәт һәм тугрылык" медален тапшырды. Котларга дип сәхнәгә Елена Ефимовна белән Виктор Михайловичның балалары, оныклар да күтәрелде, газизләрен кочаклап, рәхмәтләрен әйттеләр.

Гаилә бәйрәменә шушы көннәрдә генә никахларын теркәгән, туйларын үткәреп ятучы өч парны да чакырганнар икән, аларның икесе - Илнар белән Алисә Нуруллиннар һәм Динар белән Резеда Җәләловлар, туй киемнәрен киеп, дусларын ияртеп, шаулап-гөрләп килеп керделәр паркка һәм барыбызга да әйтерсең үз шатлык-бәхетләрен өләштеләр. Аларга өлкәннәр - Абасовлар гаилә тормышында ничек итеп татулыкны сакларга киңәш иттеләр.

- Сез, киленнәр, акыллырак булыгыз - ирегез тузгына икән, дәшми торыгыз, аннары ул тынычлана төшкәч, әйтәсе килгәнне әйтегез. Әгәр ирегезгә әнкәсен алыштыра алсагыз, тормышыгыз ал да гөл булыр, - диде Елена Ефимовна.

Яшьләргә хәер-фатыйха бирерлек, киңәшен җиткерерлек парлар бәйрәмдә күп иде. Һәр авыл җирлегеннән килгән иде алар. Һәрберсен сәхнәгә чакыртып халыкка күрсәттеләр, мактадылар, йомшак җылы юрганнарбирделәр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария платонова белән ЗАГС бүлеге мөдире Энҗе Хәлиуллина сәхнәгә әлерәк кенә дөньяга килгән нәни Егорны һәм аның әнисе Светлана Елисееваны чакырдылар (әтиләре Александр Елиссев иҗади командировкада икән, "От Афгана до Чечни" ансамбле белән концерт куеп йөри ди). Быел ЗАГС оешуга 100 ел тулу уңаеннан Татарстанда туган нәниләрне Республика Президенты үзе котлый икән бит, Егоркага шундый бәхет елмайды.

Шулай итеп, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненнән бәйрәм ясаучылар максатларына ирештеләр дияргә була: Ана даны паркында яшь парлар да, бәбиләр дә, әти-әниләр дә хөрмәтләнде. Рухы белән, һавада "эленеп" торган үзгә кәефебелән күңелләрне сөендерде бәйрәм. Ә инде кичке суыкта күнеккәннәрне кайнар коймак, чәй белән сыйлап җибәргәч, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп балалары концерт та куйгач, бәйрәмгә килүчеләр бөтенләй "эреп" киттеләр: рәхәтләнеп аралаштылар, батырраклар исә уртага чыгып биеп алды. Пракларда оештырылган иң күңелле кичә булды бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев