Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы Борискино авылында мемориаль комплекс ачтылар. ФОТО

22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн.

Борискино авылында нәкъ шул көнне фашист илбасарларына каршы сугышта һәлак булган, җиңү яулап туган якларына исән-имин әйләнеп кайткан авылдашларының истәлеген мәңгеләштереп мемориаль комплекс ачтылар. Аны ачу тантанасында әлеге изге эшнең иганәчеләре - республиканың "Челтәр компаниясе" (ОАО "Сетевая компания") җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм аның урынбасары, якташыбыз Азат Мәҗитов катнаштылар.

Кайвакыт зур эшләр эчкерсез бер очрашып сөйләшүдән башлана. Бу очракта да шулай килеп чыккан. Илшат Фәрдиев болай дип сөйли:

-Иртән эшкә килсәм, кабул итү бүлмәсендә мине Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина көтеп тора. Берәр авылга электр үткәрү буенча килгәндер инде дип, бүлмәмә уздырдым, сөйләшә башладык. Безнең авылда сугышта катнашкан якташлар истәлегенә һәйкәл куясы иде,-диде ул. Бераз көтелмәгән мондый үтенечкә аптырап та калдым. Һәм бик шатланып, теләп ризалаштым да. Минем беренче урынбасарым Азат Илгиз улының туган ягыннан килгәннәр бит. Әлеге комплексны төзү уйлары шулай бөреләнде дә.

Мемориаль комплексны ачу тантанасына Борискинодан тыш Иске һәм Яңа Әнҗерә,Садиково авылларында яшәүчеләр, кунаклар да килгән иде. Чөнки комплекска куелган истәлек тактасына шушы дүрт авылдан Бөек Ватан сугышына алынган кешеләр исемнәре уеп язылган бит. Тантаналы митингны Татьяна Петухова алып барды. Ул җыелган халыкны сәламләү өчен сүзне район башлыгы Александр Никошинга бирде.

-Хөрмәтле иганәчеләребез ярдәме белән май аенда мемориаль комплексны төзүгә керештек. Менә бүген, Хәтер көнендә, без аны ачабыз да инде. Сүз башында ук шуны да әйтеп китим: Азат Илгизович шушы һәйкәл комплексын төзүдә генә түгел, Иске Әнҗерәдәге һәйкәлне, клубны ремонтлауда, авыл зиратын чистартып, коймалап алуда, башка эшләрдә гел ярдәм итеп тора,-диде ул.

Аннан Александр Никошин Илшат Фәрдиевкә һәм Азат Мәҗитовка Рәхмәт хатлары тапшырды. Сүзне Илшат Фәрдиев алды:

-Мемориаль комплекс бик матур килеп чыкты. Скульптор Хәлик Миргалимовка рәхмәт моның өчен. Алга таба да Әлки районына ярдәм итү мөмкинлекләрен табарбыз,-диде ул.

Азат Мәҗитовның да якташларына әйтер сүзе бар иде:

-Мемориаль комплекс төзелешендә булышкан егетләргә - Рөстәм Шәйхетдинов җитәкчелегендәге "кайнар нокталар"да хәрби бурычларын үтәгән ветераннарга ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә. Алар безнең уй-планнарны тормышка ашыруны тизләттеләр.

Авыл халкы исеменнән комплексны төзүчеләргә Татьяна Воронцова рәхмәт белдерде.

-Сугыш башланганны яхшы хәтерлим. Фронтка китүчеләр фашистларны тар-мар итәбез дә, бер атнадан кайтып җитәбез дип ышанып киттеләр. Ә сугыш дүрт елга сузылды. Илебезгә азатлык яулауда катнашкан авылдашларыбызны искә төшереп торсын бу һәйкәл,-дип, башкаларның да фикерен белдерде ул.

Тантанада район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Ришат Хәлиуллин, мөхтәсиб Ирек хәзрәт Сәләхиев, благочинный Андрей Зиньков чыгыш ясадылар. Ә Борискино җирлеге башлыгы Галина Самарина шундый күләмле эш башкаруда ярдәм иткән иганәчеләргә бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Шуннан соң комплекска сукмакны бүлеп торучы ал тасмалар киселде.

Тантанада катнашучылар Бөек Ватан сугышында тыныч тормышыбызны яклаган авылдашлары исемнәре уелган мемориаль комплекс итәгенә чәчәк бәйләмнәре салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев