Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы Иске Камка авылында клуб ачылды. ФОТОРЕПОРТАЖ

Узган җомгада Иске Камка авылы тарихына алтын хәрефләр белән язылып калырлык вакыйга булды

- авыл уртасында күпфункцияле мәдәният йорты ачылды.

Авылның клубсыз калганына берничә ел инде. Ник дигәндә, искесе бик шыксыз, салкын иде, ялгыш керсәң, тизрәк чыгып китәсе килә. шуңа күрә соңгы елларда аның ишегендә йозак булды. Авыл халкы һәм яшәләр төрле бәйрәмнәрне, кичәләрне мәктәпнең спортзалында үткәрделәр.

Клуб - авыл өчен бик кирәкле учреждение ул. Республки киңәшлмәләренең берсендә президент Рөстәм Минниханов та:

- Клуб бит ул авыл халкының җыелып ял итә торган бердәнбер урыны, - дигән иде.

- Әнә шуны истә тотып, республикада яңа клуб биналары төзү, булганнарын ремонтлау программасын эшләтеп җибәрделәр дә инде. Ул гамәлгә кертелгәннән бирле бездә сигез авылның мәдәният учагы кабынды - аларда яңа клублар төзелде. Аларның берсе тантаналы рәвештә, авылда яшәүчеләрнең барысы да һәм читтән кайткан кунаклар катнашында Иске Камкада ачылды да инде.

Матур шарлар белән бизәлгән клуб янына җыелучыларның кәефе күтәренке. Тантананы алып баручы Элвира Зыятдинова сүзне район башлыгы Александр Никошинга бирде:

- Нефтькә бәя төшсә дә, чит илләр Россиягә карата төрле чикләүләр кертсә дә, Татарстанда моңа кадәр кабул ителгән барлык программалар гамәлдә. Быел без сезгә яңа клуб төзедек, Югары Әлморзада булганына капиталь ремонт ясыйбыз. Чуаш Кичүе белән Базарлы Матакта балалар бакчалары ремонтлана, Татар Борнаенда мәктәп һәм балалар бакчасы өчен бина төзелә. Шулай ук быел районда күперләр ремонтлана, юллар салына һәм төзекләндерелә, фельдшер-акушерлык пунктлары булдырыла, өйләр җиткерелә. Яңа спорт мәйданчыклары да барлыкка килә. Болар барысы да авыл халкының көнкүреш шартларын яхшырак, уңайлырак итү өчен эшләнә, - диде ул.

Аннары Александр Федорович клуб бинасын кыска вакытта һәм сыйфатлы итеп төзегән өчен "Строитель и К" җәмгыяте уйганнарына үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Җыелучыларның кул чабулары астында төзүче егетләр Илдар Низамов һәм Илнур Гәрәевка бүләкләр бирделәр.

Иске Камка җирлеге башлыгы Фәргать Акберовның да әйтер сүзе күп җыелган. Шушы бинаны төзү өчен күпме тырышты, никадәр хезмәт куйды бит ул.

- Мин бүген ихластан шатланам - авылыбыз яңа клублы булды. Күптән көткән идек без бу көнне! Шушы илле урынга исәпләп төзелгән тамаша заллы бинада мәдәнә тормыш һәрчак кайнап торыр. Безнекедәй зур булмаган авылларны кайгыртып, шундый программа булдырган республика җитәкчеләренә олы рәхмәт. Шулай ук клуб төзү өчен Иске Камканы сайлаган район җитәкчеләренә дә рәхмәт әйтәсе килә. Авылдашларга да үтенечем бар: яңа бина барыбызга да шундый төзек һәм матур килеш озак еллар хезмәт итсен өчен саклыйк без аны. Шулай ук районыбыз җитәкчеләренә дә үтенечемне җиткерәсем килә: клуб янәшәсендә буш урын бар, шунда балалар өчен спорт белән шөгылләнү, бергәләп уйнау мәйданчыгы төзеп куеп булмасмы икән?

Авыл халкы бу үтенечкә кушылып дәррәү кул чапты.

- Иске Камка төзек һәм җыйнак авыл. Биредә яшәүчеләр бердәм, тату. Әйтик, иске клуб бинасының ташларын ватып, бер урамга күмәкләшеп юл җәеп куйганнар. Хәзер ул урамда яшәүчеләр теләсә нинди һава шартларында да каты түшәмәле юлдан йөриләр.

Авыл халкы исеменнән республика һәм район җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен Фидания Хәмәтвәлиева җиткерде:

- Кыска гына вакыт эчендә күз алдыбызда кояш кебек балкып күтәрелде бу йорт. Мин башка төбәкләрдә йөргәндә ташландык йортлы авылларны еш күрә идем. Ә безнең Иске Камканың өйләре матур, урамнары чиста. Кичен Казан урамнарындагы кебек баганаларда яп-якты лампалар яна. Клубның иске бинасын да буш тотмабыз, анда аулак өйләр үткәрербез, спектакльләр куярбыз, төрле уеннар оештырырбыз, балаларга бәйләү серләрен өйрәтербез, - диде әлеге ханым.

Шуннан соң авыл имамы Мансур хәзрәт Сафин яңа бинада тирән мәгънәле, тәрбияви чаралар үткәрелсен, ул халыкка хезмәт итсен дип дога кылды.

Аннары уртага, микрофон янына Миннөгел апа Яруллина үтте:

- Фәргать улым, бу клуб сезнең тырышлык белән, үҗәтлегегез нәтиҗәсендә төзелде авылыбызда. Иске Камкада бигрәк күп эшләр эшлисең. Сау-сәламәт була күр дип, авыл җитәкчесен мактап алды ул.

Яңа бинага үтү юлын бүлеп торган ал тасмалар киселде. Без клубка кердек. Тамаша залында яшел төсле урындыклар тезеп куелган - барысы илле урын. Әмма клуб ачу тантанасына килоүчеләр өчен урыннар азрак булып чыкты - яңа клубта беренче концертны кешәлрнең күбесе басып карадылар. Бинада китапханәгә дә урын табылган, артистлар өчен грим салу, юыну бүлмәләре бар. Гомумән, мәдәният хезмәткәрләре өчен уңайлы шартлар тудырылган биредә. Билгеле, авыл халкы да шат: әле генә куллануга тапшырылган клуб күп еллар Иске Камкада яшүчеләргә хезмәт итсен иде.

Фикерләр

Гүзәл Вахитова, Иске Камка килене:

- Ирем Аяз белән Казанда яши идек. Кинәт әтиебез үлеп киткәч, авылга кайтырга булдык. Кибетебез бар, күпләп терлек асрыйбыз. Улыбыз Нургаязга бер яшь тә дүрт ай. Тиздән тагын артырга торабыз, мин декрет ялында. Авылда яшәү бик ошый миңа. Хәер, үзем дә бит Балтач ягында, авылда үскән кыз. Авылда яңа клуб ачылу бигрәк яхшы - тагын да күңеллерәк яшәрбез. Мин мәктәптә волейбол уйный идем. Яңа клуб булгач, авылга артситлар да килер, үзебез дә концерт куярбыз. Бик тә шатландык әле моңа. Тора-бара авылда балалар бакчасы да эшләтеп җибәрерләр дип өметләнәм.

Гөлүсә Шәйхетдинова, Казанда яши:

- Мин Гүзәлнең якташы Балтачтан, Иске Камкага килен булып төштем. Башкалада яшәп ятсак та, атна саен авылга әни янына кайтабыз. Әни ялгыз калды бит, ирем Ринас белән аңа булышабыз. Ике балабыз җәй әйләнәсе диярлек биредә. Концерт булса, аны мәктәптә карый идек. Ә анда сәхнә дә юк, әллә ничек кенә шунда... Хәзер инде мәдәни чаралар матур залларда үтәр. Клуб ачылу тантанасына балаларыбызны да алып килдек. Бөтен авыл өчен шатлык бит.

Руфия Гатауллина, Иске Камкада яши:

- Без яшьләр программасы буенча өй салып авылда яшибез. Яшәләргә авылда күңелсез диләр. Ничек кенә кызык әле! Бер гаилә кебек без монда. Үзем Ташбилгедән, сагынсам, кайтып килергә дә якын. Ике балабыз үсә - берсе 6, икенчесе 2 яшьтә. Мин Базарлы Матак хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшлим. Ирем Рәфис халыктан сөт җыя. Аллага шөкер, эшебез бар, балалар үчеп килә. Менә хәзер клуб та ачылды, димәк, ял сәгатьләрен үткәрү мөмкинлеге киңәя. Авылда яшьләр артса тагын да күңеллерәк булыр иде, әлбәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев