Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районыбыз урманчылары быел 50 гектарда урман утыртуны бурыч итеп куялар

Бу хакта коллективның еллык йомгаклау җыелышында "Әлки урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Евгений Васяйчев әйтеп узды. Мәгълүм булганча, районыбыз урманнары белән әллә ни мактана алмый. Яшел байлыгыбыз район территориясенең нибары 19 процентын биләп тора. Һәм табигать, шулай ук урман хезмәтчәннәре тарафыннан булдырылган шушы бәһасез байлыкны янгыннардан, законсыз кисүдән, корткычлардан һәм...

Бу хакта коллективның еллык йомгаклау җыелышында "Әлки урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Евгений Васяйчев әйтеп узды.

Мәгълүм булганча, районыбыз урманнары белән әллә ни мактана алмый. Яшел байлыгыбыз район территориясенең нибары 19 процентын биләп тора. Һәм табигать, шулай ук урман хезмәтчәннәре тарафыннан булдырылган шушы бәһасез байлыкны янгыннардан, законсыз кисүдән, корткычлардан һәм авырулардан саклауга бик зур әһәмият бирелә.

-Урман инспекторларының оператив һәм төгәл эшләве, даими патрульлек итү һәм халык арасында аңлату эшләре алып бару нәтиҗәсендә былтыр урманнарда янгын чыгу очраклары булмады,-ди Евгений Васяйчев.

Гомумән, соңгы елларда урманнарда ут-күзгә юл куелмады, һәм монда

әлеге ведомство хезмәткәрләренең өлеше, хезмәте бәһасез.

Урманнарны торгызу һәм яңартуны, яшь үсентеләр утыртуны әлеге тармак хезмәтчәннәре төп максатлары һәм бурычлары дип саныйлар. Узган ел 63 гектар мәйданда урманны торгызу эшләре башкарылган, шул исәптән 61 гектарда яшь үсентеләр утыртылган. Туфракны саклау һәм сыйфатын яхшырту максатында республика средстволары хисабына 23,2 гектарда агачлар утыртылган. Быел Кошки авыл җирлегендә 48 гектарда шундый эшләр башкару күздә тотыла.

Агач чәчкеннәре һәм үсентеләре район урман питомнигында җитештерелә. Былтыр анда 1 миллион 192 мең данә стандарт кәлшә үстереп алынган.

2015 респубубликада парклар һәм скверлар елы иде. Район үзәгенең Имәнлек һәм Яшьләр урамнарында нигез салынган паркларда утырту һәм авыл урамнарын яшелләндерү өчен урманчылык 2,5 мең данә агач үсентесен бушлай үстереп бирде.

Урманнарның файдалы функцияләрен саклау һәм үстерүгә югәлтелгән чаралар арасында өлгергән һәм картайган агачларны кисү дә зур урын алып тора. Былтыр мондый эшләр 647,8 гектарда башкарылган. Шул рәвешле 23,8 мең кубометр агач әзерләнгән. Урманчылык ел дәвамында "Алабуга" махсус икътисадый зонасында Төркия компаниясенең МДФ-панельләр һәм идән өчен агач җәймәләр җитештерү буенча "Кастамону Интегре Вуд Индастри" заводына 16,2 мең кубометр агач озаткан.

Евгений Васяйчев Урман кодексына кертелгән кайбер үзгәрешләргә дә тукталып үтте. Әйтик, быелдан юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә сату-алу килешүләре нигезендә урманда агач әзерләү рөхсәт ителә. Бу пилорамалар тотучы эшмәкәрләр һәм предприятиеләр өчен уңай байтак ача.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев