Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туган җанлы якташлары бар

Иске Салман авыл җирлеге дүрт торак пунктны берләштерә. Менә шул авылларда яшәүчеләр алдында җирлек башлыгы Илалетдин Җәләлетдинов узган елгы эшчәнлеккә хисап тотты, быел башкарыласы эшләрне бәян итте. Авыл җирлеге советының әлеге киңәйтелгән утырышында район башлыгы Александр Никошин, "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте генераль директоры Владимир Панков катнаштылар. Һәр авыл үзеннән чыккан якташлары...

Иске Салман авыл җирлеге дүрт торак пунктны берләштерә. Менә шул авылларда яшәүчеләр алдында җирлек башлыгы Илалетдин Җәләлетдинов узган елгы эшчәнлеккә хисап тотты, быел башкарыласы эшләрне бәян итте. Авыл җирлеге советының әлеге киңәйтелгән утырышында район башлыгы Александр Никошин, "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте генераль директоры Владимир Панков катнаштылар.

Һәр авыл үзеннән чыккан якташлары белән горурланып яши. Иске Тахтала халкы Әлмәт шәһәрендә гомер итүче Виктор Беловка зур рәхмәтле. Виктор Андреевич бик туган җанлы кеше икән. Ул Иске Тахтала авылы бәйрәмен үткәрүдә дә зур тырышлык куйган, матди ярдәм күрсәткән.

Виктор Белов, Иске Тахтала халкыннан имзалар җыеп, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка авылда чиркәү төзелешенә ярдәм сорап хат юллаган. Халыкның үтенече җавапсыз калмый. Иске Тахтала чиркәве төзелешенә 3 миллион сум акча бирелә. Бүген Виктор Белов әлеге төзелешкә материаллар ташу белән мәшгуль.

Иске Салман халкы Лаеш районында яшәүче Рәис Хәйруллинны теленнән төшерми. Якташлары Рәис Иске Салман зираты тирәсен яңартуга 150 мең сум акча биргән. Узган җәйдә авыл көнен үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән. Ә авыл бәйрәме бик матур, оешкан төстә узган. Рәис авылдашлары өчен Казаннан танылган артистларга кадәр алып кайткан. Быел авыл янындагы чишмә тирәсен төзекләндереп, аны бар якташларын җыеп тантаналы төстә ачу оештырмакчы була икән.

Иске Салман авылында бүген 402 кеше яши. Иске Тахталыда - 307, Яңа Баллыкүлдә - 58, Нохратта 4 кеше гомер итә. Былтыр җирлектә 6 бала туган, ни кызганыч, үлүчеләр саны 24 кә җиткән.

Иске Тахталыда балалар күп әле. Әлеге авыл мәктәбендә 57 укучы белем ала. Балалар бакчасы эшләп тора. Иске Салман мәктәбендә 32 бала укый. Бу мәктәптә быел республика программасы нигезендә капиталь ремонт башланды.

Илалетдин Җәләлетдинов авылларда узган ел башкарылган эшләрне шактый атады. Иң күзгә ташланганнары - барлык авыл урамнарына яктырткычлар куелган, халыкны өзлексез су белән тәэмин итү буенча хәйран эшләр башкарылган, чүплек урыннарын һәрчак тәртиптә тотканнар, авыл эчендәге юллар тигезләп-карап тотылган, Иске Салманда һәм Яңа Баллыкүлдә зират тирәләре яңартылган.

Авылларда яшәүчеләр мал асрап үзләренең гаилә бюджетын тулыландырырга тырыша. Иске Тахталыда Альбина Яковлева хуҗалыгында бүген 6 сыер савыла. Бу гаилә былтыр 19 тонна сөт тапшырып, 285 мең сум акча эшләп алган. Виктор Корсаков, Валерия Терентьева 5-6 тонна сөт сатканнар.

Иске Салманда Нәбиулла Насыйбуллин гаиләсе 65 тонна сөт сатып, 1 миллион сумга якын акча эшләгән. Наил Әхмәтшин, 25 тонна сөт тапшырып, гаиләсенә 350 мең сум керем алган.

Авылларда терлек тотучылар саны арта бара. 2014 елда җирлектәге халыкта 172 сыер булса, былтыр сөтбикәләр саны 194 башка җиткән.

Иске Тахталының бүген төп проблемасы - биредә фельдшер-акушерлык пункты эшләми. Район үзәк хастаханәсеннән бирегә эшкә фельдшерлар җибәрелгән булган. Әмма, торак мәсьәләсе хәл ителмәгәнгә, алар эшләп китмәгән. Әлегә Яңа Баллыкүл фельдшеры Фәридә Хәйдәрова авылга килеп халыкка медицина ярдәме күрсәтә. Район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге авыл җирлеге советы белән берлектә даими эшләүче фельдшер табу буенча ашыгыч чаралар күрергә дигән карарга килделәр.

Иске Тахталы клубы мәктәп өчен спорт залы буларак та хезмәт итә. Шуңа мәктәп коллективы аны карап, ремонтлап тора. Яшьләр монда теннис өстәле кирәксенә икән. Җитәкчеләр моны хәл итәргә ышандырды.

Александр Никошин һәм Владимир Панков җыенда халык алдында чыгыш ясадылар, сорауларга җавап бирделәр. В.Панковның район авылларында 10 савым фермасы ачу планлаштырылуы хакындагы хәбәрен залда утыручылар алкышлар белән хупладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев