Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының “Яшь имәннәр” балаларны савыктыру лагерында кунакта булып кайттык. ФОТО

"Яшь имәннәр" балаларны савыктыру лагерында

беренче смена тәмамланып килгән көннәрнең берсендә шунда ял итүче малайлар-кызлар янында кунакта булып кайттык. Һава торышы көненә бишкә төрләнсә дә, балаларның кәефләре әйбәт икән, урман кочагында рәхәтләнеп күңел ачалар, үләннәр исе белән хушланган саф һава сулап, сәламәтлекләрен ныгыталар.

Лагерьга үтеп керүләре ансат түгел икән, һәм бу безгә бик ошады да: капка янында сакта торучы Оксана Денисова минем кемлегемне ачыклагач һәм директордан рөхсәт алгач кына уздырды. Дөрес эшли сакчы, балалар иминлеге өчен җаваплы бит ул.

Шат тавышлар, чыр-чу ишетелгән якка атладым һәм кояш күзендәге иркен аланга килеп чыктым. Спорт мәйданчыгы икән бит. Биредә бертөркем балалар тренерлары белән волейбол уйныйлар, янәшәдә урнаштырылган тренажерларда кайсы үрмәли, кайсы тартыла, кайсы баш түбән асылынган да, үзенең шул хәләтеннән рәхәтлеккә чумган...

Кычкырып исәнләшүем булды, мине кызлар әйләндереп алды. Хәзерге балалар оялып тормый бит: сез кем, кайдан килдегез, кебек сорауларга күмеп ташладылар. Алардан бераз гына олырак күренгән кыз вожатыйлары икән, Иске Камкадан Әдилә Хәмәтвәлиева, педагогик көллияттә белем ала. Лагерьда җәйге практика үтеп йөри.

-Әдилә шәп вожатый! Ул безгә ошый! Ул безне ачуланмый, төрле кызыклар уйлап чыгара! Әдилә белән кызык безгә!-дип бер-берсен бүлдереп "сайраштылар" кызлар.

Әдиләдән сораштырып шуны белдем: лагерьда 45 бала ял итә, ике отрядка бүленеп (берсендә вожатый Ләлә Гаязова) төрле уеннар, конкурслар, викториналар үткәреп, үзара ярышалар икән.

-Отрядлар аз булгач, без быел һәр баланың инициативасын үстерүне, сәләтләрен ачыклауны максат итеп куйдык. Көн нәтиҗәсенә карап бәя куябыз, ә смена тәмамлангач, нәтиҗә ясап, бүләкләр тапшырачакбыз,-ди вожатый.

Үз сүзләрен кыстырасылары килеп түземсезләнеп көтеп торган балаларга борылам. Танышабыз. Араларында дүрт Камилә бар икән бит! тагын Реана, София, Рома һәм башкалар… Көннәрегез ничек үтә соң дигәч:

-Бик күңелле, бик рәхәт! Без кичә гашыйклар көне үткәрдек, "Мисс-лагерь", "Мистер-лагерь"ларны сайладык. Рәсемнәр конкурсы булды. Иртәгә Болгарга сәяхәткә җыенабыз. Ә кич җиткәч, "патша төне" үткәрәчәкбез - бу төндә йокларга соңрак ятарга, төрле шуклыклар эшләргә ярый. Чөнки смена бетә бит безнең,-дип тезеп киттеләр кызлар. Камиләләрнең берсе:

-Минем лагерьдан китәсем килми, тагын калырмын әле мөгаен,-диюе булды, башкалар:

-Мин дә! Минем дә каласым килә! дип кушылдылар.

Лагерь педагоглары балаларга физик тәрбия бирүне дә кайгырталар: физрук Айдар Сафиуллин спортның уен төрләрен киң куллана, ярышлар оештыра икән. Балаларга гел хәрәкәт кирәк бит, алар һич тик тора алмый. Шуңа күрә быел гына төзеп куйган спорт мәйданчыгын "эшкә җиккәннәр" - көннең күп вакыты шунда үтә.

-Яңгыр яуса нишлисез? - дим кызларга.

-Ә безнең җылы корпусыбыз бар. Шунда төрле кызыклар белән шөгыльләнәбез,-диләр алар.

Биредә балаларны дүрт тапкыр ашаталар, соклар, күмәч, пироглар белән сыйлыйлар, хәтта аш-боткалары да бик тәмле икән. Шәфкать туташы Гөлнур Хәйруллина сәламәтлекләрен кайгырта, яннарыннан китми дә. Без сөйләшеп торган арада Камиләләрнең берсе: "Кулыма бөҗәк утырды…" дип елап килеп җитте. Гөлнур апасы кызны кочагына алып тынычландырды, аннары:

-Әйдә, эшкәртик, я тешләп өлгергәндер,-дип медпунктка алып китте.

Табигать кочагында ял итү балалар өчен төрле яклап файдалы. "Яшь имәннәр"дә бит алар гына түгел, төрле кошлар, керпеләр, бөҗәк-күбәләкләр дә яши. Балаларга кызык, алар шулай табигатьне аңларга өйрәнә. Без әңгәмә корган арада Рома кәлтә еланы тотып өлгергән, аны сырып алдылар, кәлтәне кайсы сыйпап, кайсы ерактан гына карап торды, ә вожатыйлары җәнлекне рәнҗетергә ярамаганлыкны кисәтте.

… Менә шундый күңелле дә, рәхәт тә тормыш кайный лагерьда. Дөрес, бу материал басылганчы беренче смена тәмамланып та өлгерде. Булсын, алда әле җәй озын, димәк, урман аланына башка малайлар, башка кызлар киләчәк. Аларны биредә яңа дуслар, кызыклар дөньясы, уеннар, "Яшь имәннәр" көтә бит…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев