Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында рус җыры кичәсе уздырылды

Табигатьтә кыш белән яз тартышкан бер кичтә район мәдәният йорты сәхнәсендә галиҗанәп җыр - рус җыры тантана итте. Районның төрле авылларыннан җыелган үзешчәннәр рус халык җырлары һәм авторлар җырлары, романслар башкарып, музыка сөючеләргә ләззәтле минутлар бүләк иттеләр. "Рус җыры - 2016" республика бәйгесенең район туры узган бу кичәдә дистәдән артык...

Табигатьтә кыш белән яз тартышкан бер кичтә район мәдәният йорты сәхнәсендә галиҗанәп җыр - рус җыры тантана итте. Районның төрле авылларыннан җыелган үзешчәннәр рус халык җырлары һәм авторлар җырлары, романслар башкарып, музыка сөючеләргә ләззәтле минутлар бүләк иттеләр. "Рус җыры - 2016" республика бәйгесенең район туры узган бу кичәдә дистәдән артык вокал башкаручы, алты ансамбль чыгыш ясады. Конкурс шартлары буенча, катнашучылар музыка астында һәм а капелла (музыкасыз) җырладылар. Жюри биш яшь категориясе буенча җиңүчеләрне билгеләде.

Бәйгедә беренче булып чыгыш ясаган 12 яшьлек София Егорова килешле милли костюмы һәм, иң мөһиме, матур җырлавы белән тамашачыларның күңелен яулады. Ул шактый катлаулы һәм озын халык көйләрен гаҗәеп осталык белән башкарды. Жюри әгъзалары Софиянең көчле тавышка ия булуын, көйләрдәге бормаларны, ноталарны дөрес алуын билгеләп үттеләр. Күрәсең, музыкаль сәләт кызга табигать бүләгедер. Демидовка авылында алар нәселләре белән җырчылар икән.

5 яшьтән 15 яшькә кадәрге конкурсантлар арасында София Егорова җиңүче булды. Әйтергә кирәк, бу номинациядә Базарлы Матактан Алия Мөхәммәткәримованың башкару осталыгын да жюри югары бәяләде. Гимназиядә укучы Алиянең тавышы матур, берничә елдан бирле инде ул "Йолдызлык" фестивалендә дә уңышлы чыгыш ясап килә. Чуаш Кичүеннән Дилә Зәйнуллина, Базарлы Матактан Эльвина Әхмәрова да көчле алкышлар белән бүләкләнде. Сәхнәдә үзен артистларча иркен тотучы 5 яшьлек Лидия Гыймаева исә бәйгенең иң яшь катнашучысы булды.

30 яшькә кадәргеләр арасында беренче урын Ташбилгедән Инга Сафинага бирелде. Чиста, моңлы тавышлы бу кызның җырлавы кичәнең чын бизәге булды. Бибай Чаллысыннан Рәзилә Гыйниятуллинаны да тамашачылар яратып калды.

Аннан өлкәнрәкләр номинациясендә жюри җиңүче дип һич икеләнүсез Кошки авылыннан Эльвира Акулининаны атады. Аның башкаруындагы рус халык җырларын, романсларны онытылып, мөкиббән булып тыңладык. Моңлы матур тавышка булуы өстенә, һәр җырны җаны аша үткәреп, үз хис-тойгылары белән дә баетып тамашачы күңеленә җиткерә алуы белән дә уңыш казанды ул.

Садиководан Любовь Королева, Борискинодан Анастасия Дмитриева, Юхмачыдан Валентина Ларионова башкаруындагы җырлар да күңел кылларын чиртте, күңелгә рәхәтлек өстәде.

Бәйгедә ике балалар ансамбле чыгыш ясады. Югары Матак авылы балаларының башкаруы да үзенчәлекле һәм кызыклы булды, билгеле. Шулай да музыка мәктәбеннән … Крайнова җитәкчелегендәге "Веснянка" вокаль ансамбленең башкару осталыгы күпкә югарырак иде. Аларга беренче урын бирелде.

Иске Тахталы, Иске Матак, Түбән Кәчи, Югары Кәчи авыллары мәдәният йортлары каршында эшләп килүче вокаль ансамбльләр дә жюри хөкеменә берничәшәр җыр тәкъдим иттеләр.

-Бу ансамбльләрнең һәркайсы игътибарга лаеклы коллективлар,-диде жюри рәисе, район музыка мәктәбе укытучысы Алмаз Сафиуллин бәйгегә йомгак ясаганда. -Әмма алар нигездә бер тавышка (унисон) җырлыйлар. Ә менә Югары Кәчи авылының "Шанграв" ансамбле чыгышы минем өчен чын ачыш булды. Алты кешелек әлеге коллектив, өч тавышка җырлап, гаҗәпләндерде һәм сокландырды. Бу инде башкаручыларыбызның табигый таланты

һәм осталыгы хакында сөйли.

Аңлашыла ки, "Шанграв" вокаль ансамбльләр арасында җиңүче булды.

Район бәйгесендә җиңүчеләр "Рус җыры" конкурсының зона турында районыбыз данын яклап чыгыш ясаячак. Аларга уңышлар юлдаш булсын.

-Районыбызда музыкага, җырга сәләтлеләр аз түгел,-ди Алмаз Сафиуллин.-Балалар иҗат йортындагы җыр түгәрәгенә йөрүчеләр арасында да бик өметле кызлар бар (Кызганыч, малайлар түгәрәккә йөрми. "Рус җыры" бәйгесендә дә ир-ат башкаручылар булмады диярлек). Әмма табигатьтән бирелгән талант кына җитми. Уңыш казану өчен бик күп хезмәт куярга, сәләтеңне чарларга, үстерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев