Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Новости

Бүген буран шактый мәшәкать тудырырлык кар көртләре ясап куйган

Кыш җитәсен белсәк тә, аңа әзерләнсәк тә, ул һич тә көтмәгәндә килә. Быел да шулай булды.

20 ноябрь киченнән буран иртән шактый мәшәкать тудырырлык кар көртләре ясап куйган иде. Йокыдан торып, ишегалдына чыккан һәркем кулына иң беренче булып көрәген алды. Йорт-җир тирәсе бер хәл, эшкә бару өчен, авыл урамнары, олы юлның чистартылуы мөһим. Базарлы Матакта бу мөһим эш белән Артем Мошков җитәкчелегендәге “Дорремстрой” җәмгыяте шөгыльләнә. Тирә-якны ап-акка күмгән беренче карлы көндә эшне ничек башкарып чыгулары хакында белешү өчен, без әлеге җәмгыятькә шалтыраттык. 

–    Кар берьюлы күп итеп яуды.  Кыш киләсен дә, кар явасын беләбез, һава торышы нинди булачагы да алдан әйтелә. Техникабызны кышка күптән әзер. 20 се көнне иртәдән үк юлның куркыныч тудырган бозлы урыннарына, борылышларга, сөзәк урыннарга комлы катнашма сиптек. Ә Базарлы Матакта карны чистарту эше иртәнге сәгать 3.30 да башланды. Юлларны кардан әрчү өчен 5 техника чыкты. Аларга ягулыкны киченнән салып калдырган идек. Иртәнге сәгать 6.00 гә балалар бакчасы, мәктәпләр тирәсе, үзәк урам кардан чистартылган иде. Авылның башка урамнарында кар иртәнге сәгать 8.00 ләр тирәсенә төрттерелде. Кичен юлның бозлы урыннарына комлы катнашманы кабат сибәргә ниятлибез, – диде Артем Мошков. 


Әлки районына караган олы юлда да төн буе бертуктамый эш барган. Алексеевск-Югары Колок юлының 28-92 чакрым аралыгы “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең район бүлеге карамагында. Базарлы Матакның 13 нче чакрымы – Болгар ягы,  Алпар ягына таба – 21 чакрымны һәм Карамал, Әнҗерә, Чуаш Кичүе аша барып, Югары Колокка кадәр юлны чистарта алар. Телгә алынган соңгы асфальт юлда да хәзер  хәрәкәт күп икән. Түбән Кама, Норлатта килүчеләр әлеге кыскарак юлдан йөрүне хуп күрә. 
Киченнән үк эш башшланып, иртәнге якта да техниканың юлларны чистартуы хакында безгә  әлеге җәмгыятьнең район бүлеге җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин сөйләде.  


–    Кар киченнән үк ява бшлады. Шуңа да машиналар көндезге 2 дә үк эшкә чыкты. 18.00 дә безнең сменалар алмашына. Башка хезмәткәрләр шундук эшне дәвам итте. Төнге икеләрдә техникага ягулык салгач, кабат юлларга чыктык. Башта чистартабыз, аннары комлы катнашманы сибәбез. Машиналар хәрәкәте күп булгач, кар катламы тыгызланып бозга әйләнә. Аны “КамАЗ” машинасы төрттергече авыр ала. Грейдерның чыгуы кирәк. Ул безнең әлегә Базарлы Матакта эшли, төштән соң олы юлга чыгачак, – диде ул.  
Авыл юллары да иртәдән үк кардан чистартылган. Алпар авыл җирлеге башлыгы Ренас Сәлахов та шуны әйтте.


–    Хезмәт кешеләре эшкә кузгалганчы, трактор урамнарны әйләнде. Беренче кар бит әле ул чокырларга утыра, йомшак була, зур кыенлык тудырмый. Шуңа да җирлекнең үз тракторы эшне башкарып чыкты. Без кар күбәйгәч, үзебез өлгерә алмаганда гына, читтән ярдәм чакырабыз, – диде ул.


Язманы әзерләгәндә дә, күбәләктәй кар бөртекләре күктән коелуын дәвам итте. Тракторларның гүләп эшләве ишетелеп торды. Димәк, аклыгы, матурлыгы һәм һәркемгә дә өстәмә эше белән кыш башлана...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев