Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Новости

Әлки районы Әхмәт авылында урып-җыю белән беррәттән көзге чәчүгә әзерлек алып баралар

“Кызыл Шәрык-Агро”ның “Көньяк-Көнчыгыш” филиалында районда беренчеләрдән булып уракка төштеләр. Шушы көннәрдә без “Әхмәт” отрядының Йолдыз авылы (поселок) кырларында эшләүче комбайнчылар янында булып кайттык.

“Әхмәт” отряды күбрәк терлек азыгы үстерү юнәлешендә эшли. Биредә бит 5 мең баш мөгезле эре терлек асралучы Чуаш Кичүе комплексы бар. Аларны сусыл азык, печән һәм салам белән тәэмин итү әлеге отряд җаваплылыгында.

Әхмәттә бөртеклеләр дә игелә. Биредә 670 гектарда уҗым бодае үстерелгән. Тагын 148 гектар арыш, шулкадәр үк бөртек өчен кукуруз һәм 727 гектар көнбагыш чәчелгән.

Комбайнчылар башта авыл янындагы бодай кырын урып-җыеп алганнар. Аннан инде Йолдыз кырында 128 гектарлы басуга тотынганнар. Без килгәндә бу кырдан да бодайны суктырып алып, янәшәдәге 50 гектарлы басуга күчәргә җыеналар иде.

Бодайны турыдан-туры суктыруда 6 комбайн эшли. Кыр кораблары белән тәҗрибәле, булган егетләр идарә итә. Вячеслав Ямуков, Иван Калмыков, Виталий Антонов, Ленар Хәйруллин, Фәнис Мөхәммәтшин, Виталий Арнаков – һәркайсы мактаулы механизаторлар.

“Әхмәт” отряды агрономы, Татар Борнае авылы белгече Наил Гатинның да кәефе яхшы. Ул бит биредә унынчы ел эшләү дәверендә бу кырларны күпме аркылыга-буйга гизгән кеше. Менә уңыш та гектардан 30 центнер чыга, дип сөенә ул.

Филиалның баш агрономы Радик Билданов әйтүенә караганда, бу көннәрдә комбайннар “Борискино” отряды басуларына күчереләчәк. Анда 1300 гектарда көзге бодай өлгергән. Тиз арада аны җыеп-суктырып алырга кирәк.

Йөртүчеләр  Мәгъсүм Вәлиев, Рәшит Сафин, Рөстәм Гайфуллин, Владимир Смышляев, Мансур Гатин һәркайсы прицеплы “КамАЗ”лар белән рейс саен 27-29 тонна бөртек алып китәләр. Комбайннарның бункерлары тулып, бушатырга машина көтеп торганнары юк.

Комбайннар артыннан ук диярлек Рамил Вәлиуллин һәм Мәүлет Хуҗин тракторлары белән саламны рулоннарга төреп йөриләр. Ә инде Николай Дербышев бу кырда туңга сөрү эшен башлап җибәргән.

Әхмәттә көзге чәчүгә җитди әзерлек бара. Тракторчылар Ринас Таҗиев һәм Илназ Шакиров культивациядә эшлиләр. Ә Равил Хәмидуллин дисклауда хезмәт куя. Отряд җитәкчесе Рафик Зәйдуллин көзге чәчүгә кадәр барлык пар җирләре дә әйбәтләп эшкәртелеп бетәчәк дип ышандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев