Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Новости

Әлки районы Юхмачы мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды

Бу атнада Юхмачы урта мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды.

Бу районыбызда цифрлы һәм гуманитар профильле белем үзәкләренең икенчесе.  Узган ел мондый үзәк  Базарлы Матак урта мәктәбендә эшли башлаган иде.

“Заманча мәктәп” проекты кысаларында  гамәлгә ашырылган бу яңалык педагоглар һәм укучылар өчен генә түгел, бөтен авыл халкы өчен мөһим вакыйга. “Үсеш ноктасы” – дәресләрдә һәм дәресләрдән соң иң заманча җиһазларда, роботлар һәм программалар ярдәмендә эшләүнең бөтенләй яңа, прогрессив формасы. Аның нигезендә  авыл балалары цифрлы белем алуга, шахмат белеменә, робот техникасы белән эшләүгә, проект эшчәнлегенә өйрәнәчәк.

–“Үсеш ноктасы” үзәге “Заманча мәктәп” төбәк проекты буенча яңа “хуҗаларын” тапты. Аны булдыру өчен Юхмачы мәктәбе очраклы гына сайланмады. Биредә бердәм коллектив эшли, талантлы укучылар белем ала. Алар һәрьяклап кыйммәтле бу җиһазларны тулы куәткә эшләтеп җибәрерләр, –диде үзәкне ачу тантанасында район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары  Сурия Вәлиева.

Бу мәктәп педагогы Андрей Романов укучылары соңгы елларда “Тормыш эшчәнлеге хәвефсезлеге нигезләре” фәне буенча олимпиадаларда призлы урыннар яулыйлар. 9 сыйныф укучысы Шамил Әхмәтшин бу фәннән аеруча ныклы белемгәр күрсәткән.  

Мәктәпкә инде “Үсеш ноктасы” үзәге өчен яңа җиһазлар кайтарылган. Бу – квадракоптер, беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен датчиклар белән ике кеше манекены,  пешүдән, төрле җәрәхәтләрдән дәвалау өчен тиренең силикон үрнәкләре, технология, информатика, ОБЖ дәресләрендә, шулай ук түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә файдалану өчен бүтән компьютер техникасы. Бу көннәрдә мәктәпкә 3D принтеры һәм виртуаль чынбарлык шлемы да кайтачак. Укытучылар Фәрхәт Корбанбаев, Алсинә Әхмәтшина, Андрей Романов яңа җиһазлар белән эшләү өчен  тиешле әзерлек узганнар.

“Үсеш ноктасы” үзәге  көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбиләүдә дә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев