Яңалыклар
-
Әлки районы Казан шәһәрендә бай концерт программасын тәкъдим итте
24 сентябрьдә «Татарстан мәдәни башкаласы»конкурсы кысаларында Әлки районы башкалабызның «Мәскәү»мәдәни үзәгендә «Әлки ягы-минем бишегем» бай концерт программасын тәкъдим итте
-
“Бердәм Россия” партиясе депутатлары Әлки райондагы мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм күрсәтә
“Бердәм Россия” партиясенең депутатлар фракциясе ТРның Әлки муниципаль районы Советында 2020 елның октябрендә төзелә. Ул үз эченә 40 депутатны ала.
-
Алпар авылы җирлеге башлыгы Ренас Сәлахов алтын билге белән бүләкләнде
Атна саен мәдәният йортында уза торган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе бу юлы бүләкләүдән башланды. Сәхнәгә Алпар авылы җирлеге башлыгы Ренас Сәлахов чакырылды.
-
Әлки районында күзәтү астындагы объектларның санитар торышы елдан-ел яхшыра
15 сентябрьдә Россиядә дәүләт санитар-эпидемиологик хезмәте оештырылуга 102 ел тулды.
-
Әлкилеләрнең быел бәрәңгеләре уңганмы? Сораштыру
Бәрәңгене яратмаган кеше бик сирәктер. Аны, “икенче икмәк” дип, юкка гына атамыйлар. Нәрсә генә пешермибез дә, ничек кенә кулланмыйбыз үзен.
-
Мәхкәмәләрдә дәүләт пошлинасы артты
“Россия Федерациясе Салым кодексының беренче, икенче өлешләренә, шулай ук Россия Федерациясенең салым һәм җыемнар турындагы аерым бер кануный актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 2024 елның 8 августындагы 259 нчы федераль канунның нигезләмәләре 2024 елның 9 августында гамәли көченә керде.
-
Базарлы Матак урта мәктәбендә күнекмәләр булдыруга корылган янгын сүндерү-тактик өйрәтүләре үтте
Балалар куркынычсызлыгы кысасында Базарлы Матак урта мәктәбендә күнекмәләр булдыруга корылган янгын сүндерү-тактик өйрәтүләре үтте.
-
Махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбыз Марат Мысыргалиев белән хушлаштык
8 сентябрь иртәсендә Базарлы Матакның Дан аллеясы каршында махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбыз Марат Мөнир улы Мысыргалиев белән хушлаштык. Батырларча вафат булган якташыбызны соңгы юлга озату буенча матәм митингы узды.
-
Карга авылыннан Ирек хәзрәт Сәлахиевлар гаиләсе Татарстан Рәисе янында очрашуда булып кайттылар
Ничек кенә гадәти яңгырамасын, кеше язмышында иң мөһим, кирәкле һәм аерылгысыз урынны аның гаиләсе алып тора. Элек – электән: “Дәүләтнең нигезе булган гаилә никадәр нык булса, дәүләт тә нык була”, – дигән гыйбарә яшәп килә.
-
Интернет киңлекләрендә «СалаваTik«ларның яңа видеолары дөнья күрде
Яшь артистлар «Ашхабад» татар халык җырына клип төшерде.
-
Югары Әлморза авылында «Гаилә учагы» дип иселәнгән бәйрәм кичәсе узды
Югары Әлморза авылы мәдәният йортында Гаилә елы кысаларында «Гаилә учагы» дип иселәнгән бәйрәм кичәсе узды.
-
Югары Әлморза авылы сабыйларын бакча чәчәкләре белән таныштырдылар
Югары Әлморза авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларны «Чәчәкләр иленә сәяхәт» дигән бакча чәчәкләре белән таныштырдылар.
-
Әлки районы Карга авылында “Алма бәйрәме” узды
Карга авылында шарлотка һәм көзге бәлешләр көне билгеләп үттеләр.
-
Югары Кәчи һәм Карга авылында яшәүчеләр яшеренү челтәрләре үрде
Югары Кәчи һәм Карга авылы мәдәният йортларында яшеренү челтәрләре үрелде.
-
Чуаш Кичүе авылында Дормидонтовлар гаиләсеннән өч ир-егет махсус хәрби операциядә катнаша
Өлешчә мобилизация кысасында меңәрләгән гаиләдән ир-егетләр хәрби хәрәкәтләргә озатылды. Алар, кулларына корал тотып, илебез иминлеген саклый.