«Алинә» спорт залында спорт мәктәбе, спорт комплексы һәм «Ләйсән» йөзү бассейны хезмәт коллективларының исәп отчеты җыелышы булды.
Очрашуда Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары (социаль мәсьәләләр буенча) Мария Андреевна Платонова катнашты. Бүлекләр җитәкчеләре эш нәтиҗәләре, агымдагы күрсәткечләр һәм якындагы чорга төп бурычлар турында фикер алыштылар. Аерым игътибар тренировка процессының камилләшүенә һәм спорт хезмәтләре сыйфатын күтәрүгә юнәлтелде. Ахырда Мария Андреевна коллективны бердәм эше өчен рәхмәтләнде, саулык теләде һәм иң яхшы хезмәткәрләргә грамоталар тапшырды.
Нет комментариев