Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Район үзәк хастаханәсенә кайткан яңа медицина җиһазлары нинди чирләрне ачыкларга мөмкинлек бирә

Соңгы елларда халыкка медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү буенча аеруча күп эшләнә. Медицина учреждениеләре ремонтлана, яңалары төзелә, заманча җиһазлар белән тәэмин ителә. Район үзәк хастаханәсенә кайткан яңа медицина җиһазлары хакында баш табиб Светлана Одушкина белән сөйләшәбез. -Үзәк хастаханәнең терапия корпусында капиталь ремонт ясалганнан соң без йөрәк-кан тамырлары авыруларына сыйфатлы һәм төгәл...

Соңгы елларда халыкка медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү буенча аеруча күп эшләнә. Медицина учреждениеләре ремонтлана, яңалары төзелә, заманча җиһазлар белән тәэмин ителә. Район үзәк хастаханәсенә кайткан яңа медицина җиһазлары хакында баш табиб Светлана Одушкина белән сөйләшәбез.

-Үзәк хастаханәнең терапия корпусында капиталь ремонт ясалганнан соң без йөрәк-кан тамырлары авыруларына сыйфатлы һәм төгәл диагностика үткәрергә мөмкинлек бирүче яңа җиһазлар кабул итеп алдык,-ди Светлана Викторовна. -Әлеге җиһазларга зарурлык бик зур иде. Моны нигезләр өчен бик күңелле булмаган берничә генә сан китерәм. Быелның беренче кварталында районда инсультан үлү очраклары 100 мең кешегә исәпләгәндә 103,2 тәшкил итте (республика буенча 50,6). Ә 2013 елда әлеге күрсәткеч 130,7 иде (республика буенча 84,4). Кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлем-җитем узган ел 100 мең кешегә исәпләгәндә 642,5 булды. Чистайдагы төбәкара медицина үзәгенә районнан баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы билгеләре белән былтыр 30 кеше озатылган иде. Быелның 6 аенда инде 18 кеше шундый җитди диагноз белән әлеге үзәккә җибәрелде.

-Светлана Викторовна, хастаханәгә кайтарылган аппаратура әлеге чирләрне иртә ачыкларга мөмкинлек бирәме?

-Әйе. Яңа транскарниаль доплерография аппараты баш авыртканда, баш әйләнгәндә, баш һәм колак шаулаганда, башта төрле бәрелү-җәрәхәтләр булганда җентекле диагностика үткәреп, баш мие кан әйләнешендәге хилафлыкларны һәм бүтән йөрәк-кан тамырлары авыруларын иртә һәм төгәл ачыкларга мөмкинлек тудыра.

-Хастаханә тагын нинди яңа җиһазларга баеды?

-Хәзер бездә артериаль кан басымын һәм ЭКГны тәүлек әйләнәсе тикшерү, тышкы сулыш функциясенә бәя бирү, йөрәккә һәм бүтән әгъзаларга ультратавыш тикшерүе (УЗИ) үткәрү, күләмле лаборатор диагностика ясау мөмкинлеге бар. Моннан тыш районга коронарография буенча югары технологияле ярдәм күрсәтү һәм компьютер томографиясе квоталары бирелде. Район халкына барлык төр тикшерүләр бушлай үткәрелә.

-Ә тикшерүгә юллама алу тәртибе ничек?

-Моның өчен поликлиника мөдире Рафилә Бабакуловага (29 нчы кабинет) мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Райондашларыбызга мин саулыкларын тикшертеп торырга киңәш итәр идем. Иртә диагностика авыруның хәлен җиңеләйтү һәм аны тулысынча савыктыру мөмкинлеге бирә.

фото wav-library.net сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев