Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки районында “Китапка икенче тормыш бүләк ит” акциясе старт алды

Республика күләмендә үткәрелүче әлеге чара 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул кешеләрнең үзләрендә булган китапларны мәктәп китапханәләренә бүләк итүен күздә тота. Мондый акция былтыр да үткәрелгән иде. Анда район халкы мәктәпләргә 3114 китап бүләк итте. Өйләрендә китаплар күп булган гаиләләр бихисап бит. Аларның күбесе укылган, файдаланылган инде. Тузан җыеп тик...

Республика күләмендә үткәрелүче әлеге чара 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул кешеләрнең үзләрендә булган китапларны мәктәп китапханәләренә бүләк итүен күздә тота. Мондый акция былтыр да үткәрелгән иде. Анда район халкы мәктәпләргә 3114 китап бүләк итте. Өйләрендә китаплар күп булган гаиләләр бихисап бит. Аларның күбесе укылган, файдаланылган инде. Тузан җыеп тик ятканчы мәктәпләргә тапшырсаң, алардан бүтәннәр дә файдаланыр, китаплар чын мәгънәсендә икенче тормыш белән яши башлар иде. Әдәби, фәнни-популяр китаплармы, дәреслекләрме - мәктәпләр барысын да кабул итә. Әлеге акциядә катнашырга чакырабыз сезне.
фото damopedia.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев