Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Ә сез язылдыгызмы әле?

Киләсе елның беренче яртысы өчен вакытлы матбугатка язылу старт алды.

Әлкилеләр инде 905 данә газета-журналга язылып өлгерде. Шул исәптән 360 данә район газетасына подписка рәсмиләштерелде. Матбугатка язылу буенча бу юлы да Чуаш Шәпкәсе элемтә бүлекчәсе алдынгылар рәтендә. Биредә газета-журналларга язылу заданиесе 46 процентка үтәлгән. Иске Чаллы, Иске Камка элемтә бүлекчәләре дә бу эшне әйбәт оештырган.

Ике егет туды
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ике малай дөньяга килде.
Базарлы Матакта яшәүче Эльмира Мөхәммәткәримова бишенче баласын тапты.

Автомобильсез бер көн
Иртәгә Халыкара автомобильсез көн билгеләп үтелә.
Бу акция автомобильләрнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре тәэсире турында җәмәгатьчелекнең исенә төшерү һәм кешеләрне автомобильләрдән сирәгрәк файдаланырга өндәү максатында оештырыла. Ул дөньяның меңнән артык шәһәрендә үткәрелә. Автотранспорт бит планетаның биосферасын җимерә, кешенең саулыгына бик зур зыян китерә. Белгечләр исәпләп чыгарган - автомобиль көн саен 3 меңнән артык кешене үтерә. Соңгы елларда Автомобильсез көн Татарстанда да шактый актив билгеләп үтелә. Автомобильләр санының бик нык артуы һәм әйләнә-тирәбезгә зарар салуы бүген инде авыллар өчен дә актуаль проблемага әйләнде. Әйдәгез, иртәгә бер көнгә булса да машинада йөрүдән баш тартыйк. Сулый торган һавабыз аз булса да чистарыр, бензин акчасы янга калыр. Ә җәяү йөрүнең файдасы һәркемгә мәгълүм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярмарка