Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әнвәр Кәтиев – Ак чәчәкләр җиңүчесе

Яңа Салман табиблык амбулаториясе баш табибы Әнвәр Кәтиев "Ел табибы-Ак чәчәкләр" республика бәйгесенең "Иң яхшы беренчел звено табибы" номинациясе җиңүчесе булды.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы үткәрә торган "Ел табибы-Ак чәчәкләр" конкурсының 18 июньдә йомгаклау тантанасы булды. Әнвәр Мөгамбәр улын анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тәбрикләде. Ә. Кәтиев компьютер, "Лада-Калина" автомобиле һәм чит илдә стажировка үтәргә юллама белән бүләкләнде. Җиңүче табибыбызны кайнар котлыйбыз!
"Ел табибы-Ак чәчәкләр" бәйгесенең йомгаклау тантанасы 23 июньдә 14.00 сәгатьтә "Татарстан-Яңа гасыр" каналында күрсәтеләчәк.

Яңа машиналы булдылар
Район социаль яклау бүлеге яңа автомобильгә ия булды.
14 июльдә Казанда "Корстон" сәүдә-күңел ачу үзәгендә Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган зур тантана булып узды. Анда, һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин берничә районга, шул исәптән районыбызның социаль яклау бүлеге начальнигы Альмира Ибәтовага "Рено-Логан" автомобиле ачкычын тапшырды. Яңа автомобиль социаль яклау бүлегенә эшләрен тагын да нәтиҗәлерәк һәм оперативрак алып барырга мөмкинлек бирер.

Хезмәтенә күрә хөрмәте
Социаль яклау бүлегенең матди ярдәм бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Дормидонтова социаль хезмәткәрләрнең республика бәйгесендә "Иң яхшы матди ярдәм бүлекчәсе мөдире" номинациясе буенча беренче урынны алды һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан һәм намуслы тырыш хезмәтләре өчен Апак авылыннан социаль хезмәткәр Флюра Кәлимуллина - Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгың Рәхмәт хаты, ә Салман балалар приютының кабул итү бүлеге мөдире Татьяна Журавлева министрлыкның Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Яфрак азык хәзерләү бара
48 мең пар яфрак азык, 4 мең пар төрле дару үләннәре хәзерләргә - район оешмалары һәм учреждениеләре коллективлары алдына әнә шундый бурыч куелды.
Әлеге витаминлы яшеллек кышкы айларда бозаулар өчен алыштыргысыз азык булачак. "Кызыл Шәрык-Агро" терлекчелек фермаларында, гаилә фермаларында, крестьян-фермер хуҗалыкларында аны бик теләп кулланалар. Яфрак азык хәзерләү 12 июльгә кадәр дәвам итә. Бу мөһим эшкә иң беренчеләрдән алынып, район үзәк хастаханәсе - 1100 пар, ветеринария берләшмәсе - 500 пар, мәгариф идарәсе - 8203 пар, Базарлы Матак урта мәктәбе 1262 пар яфрак азык хәзерләп тапшырганнар инде.

Иртәгә - Хәтер һәм кайгы көне
Иртәгә илебездә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә.
Моннан 72 ел элек 22 июнь таңында Гитлер фашистлары гаскәрләре илебезгә явызларча басып керәләр. 4 елга сузылган Бөек Ватан сугышында миллионнарча совет кешеләре ил азатлыгын саклап һәлак була, авыл-шәһәрләр яндырыла. Әмма халыкның рухы сынмый, бу канкойгыч сугыш совет иленең зур Җиңүе белән тәмамлана. Әлки халкы да Бөек Җиңүгә зур өлешен кертте. 8950 райондашыбыз яу кырына китеп, аларның 5267се изге сугышта башларын салды. Бөек Ватан сугышы корбаннарының якты истәлеген кадерләп саклыйк, аларга мәңге рәхмәтле булыйк.

"Әлки хәбәрләре"нә 6 меңнән артык кеше язылды
Район халкы икенче яртыеллык өчен 15039 данә газета-журналга язылды.
Шуның 6261 данәсе - "Әлки хәбәрләре" район газетасы.
Район газетасының 6 меңенче әбүнәчесе - Базарлы Матак авылыннан (III Интернационал ур., 31) Камилә Тагаева, дип хәбәр иттеләр безгә почта элемтәсе участогыннан. Камилә ханым өчен бүләк әзерләдек, аны редакциядә көтәбез.

Универсиада иминлеген саклыйлар
Үткән атнада район эчке эшләр бүлегенең 14 хезмәткәре Казанга эш командировкасына китте.
Полицейскийларыбыз Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрү чорында башкалада иминлекне һәм җәмәгать тәртибен саклауда катнашалар.

"Уяв"ка рәхим итегез!
Иртәгә, 22 июньдә, Сихтермә-Хузангай авылында чуаш халкының милли бәйрәме "Уяв" була.
Бәйрәм бик кызыклы үтәргә охшаган: анда үзешчән сәнгать смотры, төрле уеннар, спорт ярышлары оештыру карала. "Уяв"ка рәхим итегез! Ул Сихтермә-Хузангай мәктәбе каршындагы мәйданда була, сәгать 10 да башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев