Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Дарулармы, акчалата компенсацияме

фото inspiration-inbox.com сайтыннан Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланырга, ягъни даруларны, медицина препаратларын бушлай алырга хокукы булган кешеләр бүген үзләре өчен мөһим карарга килергә - 2015 елда социаль пакетны ни рәвешле алырга теләүләрен хәл итәргә тиешләр. Инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү, шул исәптән даруларны ташламалы рецептлар буенча бирү дәүләтебез тарафыннан гарантияләнә. Мондый ярдәмнең...

фото inspiration-inbox.com сайтыннан

Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланырга, ягъни даруларны, медицина препаратларын бушлай алырга хокукы булган кешеләр бүген үзләре өчен мөһим карарга килергә - 2015 елда социаль пакетны ни рәвешле алырга теләүләрен хәл итәргә тиешләр.

Инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү, шул исәптән даруларны ташламалы рецептлар буенча бирү дәүләтебез тарафыннан гарантияләнә. Мондый ярдәмнең нинди төрен аласыңны дөрес сайлау бик мөһим.

Кешенең хәле чагыштырмача әйбәт булганда, хроник чирләр дә кискенләшеп үзәккә үтмәгәндә ул, табигый, ташламаларны акчалата пособиегә алыштырырга кызыгырга да мөмкин. Әмма авыру көчәеп китсә, озакка сузылса, дәваланырга дарулар да күп кирәк була. Һәм шул чагында акчалата компенсациянең кирәкле дарулар алырга җитмәве ачыклана. Дәвалануга тотылган чыгымнарны гаилә бюджеты да күтәрә алмаска мөмкин.

Шуңа күрә дә медицина хезмәткәрләре гел дару препаратлары кулланучы кешеләргә социаль пакет мәсьәләсен бик нык уйлап-исәпләп кенә хәл итәргә киңәш бирәләр.

Күп очракта кешегә бушлай дарулар алуны сайлау кулай була. Моның берничә сәбәбе бар.

Бердән, социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткач та, ел дәвамында шикәр диабеты, онкология чирләре, бронхиаль астма, ревматоидлы полиартрит һ.б. чирләр ачыкланырга мөмкин. Ә аларны дәвалау бик зур матди чыгымнар сорый - елына 25 меңнән 2,5 миллион сумгача бәягә дарулар алырга туры килә.

Аннан соң, хроник чирләр дә кискенләшергә мөмкин. Аларны дәвалау шулай ук гаилә бюджеты өчен авыр йөк булачак. Ә бит ел дәвамында яңа дару препаратлары билгеләүләре дә мөмкин.

Шикәр диабеты, яман шеш, бронхиаль астма, ревматоидлы полиартрит кебек җитди авыруларны дәвалау өчен, кагыйдә буларак, дистә һәм йөз меңнәрчә сумлык матди чыгымнар тотыла. Нигездә гаилә бюджеты мондый зур чыгымнарны күтәрә алмый.

Тагын бер сәбәп - Россия законнарында дарулардан баш тарту турындагы гаризаны ел дәвамында юкка чыгару мөмкинлеге каралмаган.

Ә бит тиешле күләмдә һәм тулы дәваны ала алмау аркасында инвалидның хәле авыраерга, өзлегүләр килеп чыгарга, хроник чирләр кискенләшергә мөмкин.

Шунысы да бар, инвалидлык төркеме булган пациент тернәкләндерү чаралары алуга хокуклы. Бу хакта медик-социаль экспертизага кабат җибәргәндә юлламаның 22 нче пунктында күрсәтелә. Әгәр пациент социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан икән, юлламада тернәкләндерү чаралары үткәрелмәве хакында язма теркәлә.

Югарыда аталган очраклардагыча авыр хәлдә калмас өчен социаль пакеттан баш тартмавың хәерле.

Социаль хезмәтләр җыелмасын алуга хокукны кире кайтару өчен быелның 1 октябреннән дә соңга калмыйча Пенсия фондына 2015 елда бушлай дарулар алу мөмкинлеген бирү хакында гариза тапшыру зарур. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы бу эшне озакка сузмый башкарырга киңәш итә. 1 октябрьдән соң ел дәвамында социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын кире кайтару мөмкин булмаячак.

Шуны онытмагыз: бүген нинди карар кабул итүегезгә сезнең сәламәтлек кенә түгел, туганнарыгыз, якыннарыгызның саулыгы һәм тынычлыгы да бәйле. Карар кабул итәр алдыннан һичшиксез дәвалаучы табибыгыз белән киңәшегез.

2014 елда бушлай дарулар алган кешеләргә Пенсия фондына гариза язып торырга кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев