Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Район суды һәм районның 1 нче суд участогы хезмәткәрләре «Фемида в Содружестве муз» республика конкурсының зона этабында уңышлы чыгыш ясадылар

Район суды һәм районның 1 нче суд участогы хезмәткәрләре «Фемида в Содружестве муз» республика конкурсының зона этабында уңышлы чыгыш ясадылар. Үткән шимбәдә Лаеш шәһәрендә булган конкурста Аксубай, Алексеевск, Әлки, Лаеш, Яңа Чишмә, Норлат, Балык Бистәсе, Спас һәм Чистай районнары судлары җыр-биюгә һәм сәнгатьле сүзгә осталыкта сынашты. Әлеге чара Мәдәният елы...

Район суды һәм районның 1 нче суд участогы хезмәткәрләре «Фемида в Содружестве муз» республика конкурсының зона этабында уңышлы чыгыш ясадылар.

Үткән шимбәдә Лаеш шәһәрендә булган конкурста Аксубай, Алексеевск, Әлки, Лаеш, Яңа Чишмә, Норлат, Балык Бистәсе, Спас һәм Чистай районнары судлары җыр-биюгә һәм сәнгатьле сүзгә осталыкта сынашты. Әлеге чара Мәдәният елы уңаеннан үткәрелде. Район судында машина йөртүче булып эшләүче Рифат Садыйков «Юк, юк» җырын башкарып, «вокал-соло» номинациясендә өченче урынга лаек булды. Суд хезмәткәрләре вокаль ансамбле башкарган «Россиягә хезмәт итәм» җыры, шаян татар биюе һәм шәмнәр белән бию шулай ук дәрәҗәле жюри тарафыннан югары бәяләнде. Бәйгедә катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнде. Иң яхшы номерлар декабрь аенда Казанда узасы гала-концерт программасына кертеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев