Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Кар ишеп яуган бу көннәрдә юлларны чистартуда “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Әлки участогыннан 23 берәмлек техника эшли

Кар ишеп яуган бу көннәрдә юлларны чистартуда "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Әлки участогыннан 23 берәмлек техника эшли. Юлчыларга ансат түгел: эш ике сменада оештырылып, алар төнлә дә юлларны чистартып торалар. Өстәмә 4 мастерны эшкә кушып, аларның һәрберсе үз маршрутында даими контроль тәэмин итә. Юлчылар әйтенчә, Кар бигрәк тә Үргәгар һәм Салман якларындагы...

Кар ишеп яуган бу көннәрдә юлларны чистартуда "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Әлки участогыннан 23 берәмлек техника эшли.

Юлчыларга ансат түгел: эш ике сменада оештырылып, алар төнлә дә юлларны чистартып торалар. Өстәмә 4 мастерны эшкә кушып, аларның һәрберсе үз маршрутында даими контроль тәэмин итә. Юлчылар әйтенчә, Кар бигрәк тә Үргәгар һәм Салман якларындагы юлларны тиз генә күмер куя икән: җил-давыл кырлардагы карны юлга түши. Шулай булса да, Әлки участогы эшчеләре бүген-иртәгә хәтта Тумба, Яңа Әнҗерә, Нохрат, Йолдыз кебек кечкенә авыллар юлларын да чистартып бетерергә вәгъдә итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев