Реклама
Район тормышы
Репрессия корбаннарын искә алдылар
Кичә "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәяси репрессияләр корбаннарын искә алуга багышланган чара узды. Анда туганнары репрессиягә дучар булган җиде райондашыбыз һәм мәктәп балалары катнашты. Кичәне оештыручылар илебез тарихындагы әлеге фаҗигале еллар-репрессия чоры, меңнәрчә кешеләрнең һичнинди нигезсез җинаять кылуда гаепләнүе, төрмә һәм сөргеннәргә җибәрелүе хакында сөйләделәр. Язмышларына сәяси репрессияләр кагылган...
Кичә "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәяси репрессияләр корбаннарын искә алуга багышланган чара узды.
Анда туганнары репрессиягә дучар булган җиде райондашыбыз һәм мәктәп балалары катнашты. Кичәне оештыручылар илебез тарихындагы әлеге фаҗигале еллар-репрессия чоры, меңнәрчә кешеләрнең һичнинди нигезсез җинаять кылуда гаепләнүе, төрмә һәм сөргеннәргә җибәрелүе хакында сөйләделәр. Язмышларына сәяси репрессияләр кагылган өлкәннәр үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, балаларның сорауларына җавап бирделәр. Кунакларга бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев