Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

КҮМӘК КӨЧ БЕЛӘН ТӨЗЕЛӘ

Менә берничә ел инде Базарлы Матакта Изге Троица чиркәве төзелә. Чиркәү дәүләт ярдәменнән башка корылганга (Төп закон - Конституция буенча Россия Федерациясендә чиркәү дәүләттән аерылган), эш озак бара. Чөнки төзелештә халыктан җыелган акча, төрле эшмәкәрләр ярдәме белән табылган материаллар гына кулланыла бит.

Безнең районда христиан дине тота дип исәпләрлек халык (руслар, чуашлар) картын-яшен, бала-чагасын да санап, нибары 5-6 мең тирәсе. Билгеле инде, мәһабәт булсын дип, зурдан кубып нигез салынган бинаны халыктан акча җыеп кына бик тиз төзеп куя алмыйсың.
Күпчелек төзелеш эшләре башкарылса да, чиркәү бинасының түбәсен ябып, гөмбәзләрен урнаштыру өчен генә дә тагын 10 млн. сумлап акча кирәк.
Төзелешне дәвам итү, моның өчен акча җыюны үткән елда махсус оештырылган хәйрия фонды үз өстенә алган. Фондны райондашларга яхшы таныш Василий Васильевич Мошков җитәкли. Чиркәү төзелешенә ярдәм итәргә теләүчеләргә әлеге фондның реквизитларын җиткерәбез:
Банк получателя Отделение банка "Татарстан" №8610 Сбербанка РФ Алексеевское отделение №4678 п.г.т. Алексеевское
БИК Банка получателя 049205603
Сч № Банка получателя 30101810600000000603
Сч № получателя 40703810562310100053
ИНН 1606005545 КПП 160601001
Получатель - Благотворительный фонд строительство храма Пресвятой Троицы с. Базарные Матаки Алькеевского муниципального района.
Василий Васильевич әйтүенчә, Изге Троица чиркәвен төзүгә бик күп әлкилеләр өлеш керткән. Алар арасында эшмәкәрләр дә, төрле оешма-учреждениеләр коллективлары да, пенсионерлар да бар.
-Менә бу исемлектә утыз биш фамилия, алар - 500-1000 сум акча китереп бирүчеләр. Зинаида Владимировна Казачкина, Фаиз Вәгыйзь улы Шакиров, Людмила Васильевна Корнеева һәм тагын башкалар зур булмаган пенсияләреннән өлеш чыгаралар, рәхмәт аларга,-ди Василий Васильевич Мошков.
Эшмәкәрләр Валерий Леонтьев, Радик Гатауллин (күргәнебезчә, христиан якташларга чиркәү төзүдә мөселман татарлар да булыша), пенсионер Вячеслав Алексеевич Шувалов 5әр мең акча биргәннәр.
Төрле оешма-учреждениеләр коллективлары да читтә калмый изге эштән: район үзәк хастаханәсе коллективы 9770 сум, ветеринария берләшмәсе - 6300 сум, Базарлы Матак һәм Борискино авыл җирлекләре советлары 29450шәр сум, район башкарма комитеты 10 мең сум, мәгариф идарәсе 16 мең сум, район электр челтәрләре 7 мең сум акча күчергән. "Татпромтрансгаз" ҖЧҖ җитәкчесе Рәфкать Кантюков та 100 мең сум акча җибәргән чиркәү төзелешенә.
Василий Мошков әйтүенчә, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев та һәрчак ярдәм итеп тора. Ул чиркәү төзелешенә 100 мең сум акча күчергән, башкача да булышып тора.
Шулай итеп, чиркәүне ил белән төзибез булып чыга. Алга таба да мондый ярдәм кирәк булачак. Изге Троица храмын төзү буенча Хәйрия фондына акча күчерергә теләүчеләр Саклык банкына яисә Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы директоры Василий Мошковка (тел. 2-03-56) мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев