Реклама
Район тормышы
Машинасы "тыңламаган"
13 гыйнварда Алексеевск-Югары Колок трассасында авария булды. Кичке 10 сәгать тулып килгәндә "ВАЗ-2107" автомобилен йөртүче идарәне югалтып, башта каршы яктагы полосага чыга, аннары машинасы белән юл читенә төшеп китә. Нәтиҗәдә ул тән җәрәхәтләре ала һәм район хастаханәсенә озатыла. Юл кагыйдәләре еш бозыла Үткән елда район юлларында 21 юл-транспорт һәлакәте булып,...
13 гыйнварда Алексеевск-Югары Колок трассасында авария булды.
.jpg)
Кичке 10 сәгать тулып килгәндә "ВАЗ-2107" автомобилен йөртүче идарәне югалтып, башта каршы яктагы полосага чыга, аннары машинасы белән юл читенә төшеп китә. Нәтиҗәдә ул тән җәрәхәтләре ала һәм район хастаханәсенә озатыла.
Юл кагыйдәләре еш бозыла
Үткән елда район юлларында 21 юл-транспорт һәлакәте булып, аларда 3 кешенең гомере өзелгән, 25 кеше зыян күргән (2012 елда аварияләр саны 23 булган, аларда 6 кеше үлгән, 27 кеше яраланган).
Ел дәвамында 2897 юл кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Аларның иң күбе - тизлекне арттыру (1544 очрак). Юл инспекторлары исерек килеш руль артына утыруның 98 очрагын, куркынычсызлык каешын эләктермәгән 435, балалар креслосын кулланмауның 162 очрагын теркиләр. Җәяүлеләр инспекторлар күзенә 40 тапкыр "чалынган".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев