Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Рәхмәт хаты тапшырылды

Инвалидлар гозерләрен кайгыртып, аларның тормышларын активлаштыруга зур өлеш кертүе өчен район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Каюм Фәсахов Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Каюм Фәсахов район инвалидлар җәмгыяте белән инде 8 ел җитәкчелек итә. Ул физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз ихтыяҗларын даими кайгыртып тора, инвалидлар өчен күп төрле чаралар, спорт ярышлары оештыра. Инвалидларыбыз күп кенә республика ярышларында чыгыш ясап призлы урыннарны алып киләләр. Каюм Фәсаховка парламент рәисенең Рәхмәт хатын "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тапшырды. Ул аңа үз исеменнән дә актив һәм инициативалы эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.

Салымыңны түлә дә тынычлап йокла
Милек, җир, транспорт салымнарын (2013 ел өчен) 1 ноябрьгә кадәр түләмәгәннәрнең салым бурычына һәр көн өчен (просрочка көне) пеня өстәлә бара.
Ел төгәлләнеп килә. Гадәттә халык яңа елга бурычсыз керергә тырыша. Җир, милек, транспорт салымнары бурычлары булганнарга әлеге әҗәттән тизрәк котылу бигрәк тә мөһим. Соңгы ике айда районда әлеге төр салымнарны түләү буенча хәл күпкә яхшырган. Әмма бөтен җирдә алай түгел. Әйтик, Базарлы Матак авыл җирлегендә яшәүче халыкның 1 миллион 600 мең сум транспорт салымы һаман түләмән әле. Шулкадәр суммага һәр көн саен пеня үсә бара дигән сүз. Ә инде киләсе елдан әлеге бурычлар суд аша түләтеләчәк. Ул очракта салым һәм пеня бурычларына суд чыгымнары да өстәләчәк.

Ашыгулар һәлакәткә илтә
Узган атнада район юлларында дүрт авария булган.
Бәхеткә, үлем-җитем юк. Юл-транспорт вакыйгалары нигездә тизлек режимын сакламау аркасында килеп чыккан. Ике йөртүченең автомобиль белән исерек килеш идарә итүе ачыкланган. Исегезгә төшерәбез: сәрхүш көе рульгә утыручыларга карата чаралар тагын да кырысланды.
P.S. Узган атнада республикада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә багышланган киңәшмәдә тизлекне шәһәрдә (торак пунктларда) сәгатенә 40 чакрымга, ә зур юлда 70 кә калдыру тәкъдиме каралды. Димәк, шул чикләүне 20 чакрымнан күбрәк арттыручылар инде юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартылалар дигән сүз.

Семен Юманов - җиңүче
Иске Матак мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Семен Юманов Казанда узган Бөтенроссия җиңел атлетика ярышларында өченче урынны яулады.

Бюджет проекты карала
20 декабрьдә муниципаль район советының 28нче утырышы була.
Анда 2014 елга һәм 2015-2016 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты проекты икенче укылышта каралачак. Утырыш Балалар иҗат йортында була, сәгать 10 да башлана.

Юристлардан бушлай ярдәм
20 декабрьдә район халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.
Бу көнне гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча нотариус (8.00-11.00 сәгатьләрдә), юрист (11.00-14.00 сәг.), прокуратура хезмәткәре (14.00-16.00 сәг.) кабул итәчәк. Юристлар белән очрашырга теләүчеләрне район хакимияте бинасының III катында урнашкан "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге бүлмәсендә көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев