Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Торак төзү планы үтәлә

Агымдагы елда районда гомуми мәйданы 6 мең квадрат метр торак төзелеп, куллануга тапшырылырга тиеш иде. Ел тәмамланып килә: инде 5790 кв.метр торак төзелеп беткән, шуның 2948 кв.метры техник инвентарьлаштыру бюросы аша теркәлгән.

Газетабыз һәр йортка килер
Яңа Салман почта бүлеге начальнигы Айсылу Борһанова 2014 елның беренче яртысына газета-журналларга яздыру планын вакытыннан күпкә алда үтәде.
Яңа Салман почта бүлеге районда иң зурлардан санала. Әлеге бүлек Яңа Салман, Иске һәм Яңа Баллыкүл авылларына хезмәт күрсәтә. Киләсе елның беренче яртысында бу авылларда 260 гаилә "Әлки хәбәрләре" газетасын алдырачак. Һәр йортка безнең район газетасы килеп торачак дигән сүз бу. Һәр подписка чорында район газетасына яздыру буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтүче Яңа Салман почта бүлеге җитәкчесе Айсылу Борһановага "Татмедиа" ААҖ филиалы "Әлки хәбәрләре" газетасы редакциясенең Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдык.

«Әлки хәбәрләре»нә 6284 кеше язылган
Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе ахырына якынлаша.
Район почтальоннары үзләренә җиткерелгән биремне үтәп киләләр - 14900 данә газета-журналга яздырганнар алар (план 16160 данә). "Әлки хәбәрләре"нең инде 6284 әбүнәчесе бар. Әмма почта хезмәткәрләренә тынычланырга иртәрәк - язылу кампаниясе тәмамланганчы тагын 787 данәгә подписка расмиләштереп өлгерәселәре бар.

Юхмачыда яңа клуб булачак
Юхмачы авылында төзүчеләр 2014 елда файдалануга тапшырыласы күп функцияле мәдәният үзәгенең нигезен сала башладылар.
Район җитәкчелеге Юхмачы авылында әлеге үзәк төзелешен республика программасына кертә алды. 200 тамашачыга исәпләнгән үзәкнең төзелеш эшләрен районыбызның "Строитель и К" оешмасы башкарачак. Рәшит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге әлеге оешма моңа кадәр Әхмәт, Кората авылларында шундый үзәкләр салды. Алар башкарган эшләрне биналарны кабул итүчеләр дә, халык та бик югары бәяләгән иде. Юхмачыдагы мәдәният үзәге төзелешенә республика бюджетыннан 10 миллион сум акча бүлеп бирү карала. Дөрес, төзелеш чыгымнары әлеге суммадан шактый артачак. "Строитель и К" егетләре киләсе елда юхмачылыларны сыйфатлы һәм заманча итеп төзелгән мәдәният йорты белән сөендерергә ышандыралар.

Мәктәпләрне төзекләндерү дәвам итәчәк
Узып баручы елда мәгариф учреждениеләрен төзекләндерү программасы кысаларында бездә 3 мәктәпкә капиталь ремонт ясалды.
Тагын 10 мәктәптә җылы санузеллар булдырылды, моңа 6 миллион сумнан артык акча тотылды. 2014 елда Чуаш Кичүе һәм Чуаш Борнае мәктәпләре биналарына капиталь ремонт ясалачак, Иске Матак балалар бакчасы төзекләндереләчәк. Энергияне саклауга юнәлтелгән программага 9 мәгариф учреждениесен ремонтлау кергән, ә 2,3 миллион сум акча мәктәп котельняларының газ казаннарын алмаштыруга бүлеп бирелә.

Укучыларга «урак өсте»
Бүген мәктәпләрдә чын-чынлап "урак өсте" хөкем сөрә.
5-11 сыйныфлар укучылары барлык фәннәр буенча интернеттест узалар. Шулай ук 4нче сыйныфлар укучыларының да белем дәрәҗәләре тикшерелә. Әлеге сынаулар 20 декабрьгәчә дәвам итәчәк. Бу көннәрдә шулай ук унберенчеләр математика һәм рус теле буенча сынау рәвешендә бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып караячак. Шулай, укучыларның чыршы бәйрәмнәре, каникуллар хакында уйларга вакыты юк әлегә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев