Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

ЗАГС тарафыннан башкарыла торган юридик гамәлләр өчен дәүләт пошлиналары күләме артты

news.rambler.ru Быелдан гражданлык халәтен теркәү һәм ЗАГС тарафыннан башкарыла торган бүтән юридик гамәлләр өчен дәүләт пошлиналары күләме артты. Хәзер өйләнешүчеләргә никахны теркәгән өчен (таныклык бирүне дә кертеп) 350 сум түләргә кирәк булачак. Моңа кадәр бу 200 сум иде. Аерылышканда исә ир белән хатынның икесенә дә 650 шәр сум пошлина түләү...

news.rambler.ru

Быелдан гражданлык халәтен теркәү һәм ЗАГС тарафыннан башкарыла торган бүтән юридик гамәлләр өчен дәүләт пошлиналары күләме артты.

Хәзер өйләнешүчеләргә никахны теркәгән өчен (таныклык бирүне дә кертеп) 350 сум түләргә кирәк булачак. Моңа кадәр бу 200 сум иде. Аерылышканда исә ир белән хатынның икесенә дә 650 шәр сум пошлина түләү каралган (400 сум иде). Әгәр ир белән хатынның берсе хәбәрсез югалса, эшкә, хокукка сәләтсез дип табылса яки җинаять кылган өчен 3 елдан зуррак срокка ирегеннән мәхрүм ителсә, икенчесенең гаризасы буенча никахны өзгәндә 350 сум дәүләт пошлинасы түләтелә.

Баланың әтисе булуны тануны теркәү хәзер 350 сумга төшәчәк (200 сум иде). Исем я фамилияне үзгәртү өчен исә 1600 сум түләргә туры киләчәк (1000 сум иде). Документларга төзәтүләр, үзгәрешләр кертү кешегә 650 сумга төшәчәк (400 сум иде). ЗАГСтан теге яки бу таныкнамәне икенче тапкыр алу өчен 350 сум түлисе була (200 иде). Ә ЗАГС архивыннан белешмә алган өчен - 200 сум, "апостиль" штампы куйган өчен 2500 сум түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев