Конкурслар рубрикасы буенча яңалыклар
-
"Әлки хәбәрләре" газетасы "Сугыш чоры ядкәрләре" дигән бәйге игълан итә
Вакыт ашкынып алга чаба. Күп нәрсә үзгәрә, тарихка кереп кала, онытыла. Әмма кешелекнең онытырга хакы булмаган тарихи вакыйгалар бар. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы әнә шундыйлардан. Бу сугышның тере шаһитлары - кулына корал тотып фашистларга каршы сугышкан, җиңү көнен якынайту өчен тылда хезмәт куйган ветераннарыбыз арабызда инде бик аз калып...
-
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Наҗия ГАТИНА)
Сарык безне кавыштырды Сарык белән кәҗә әйбәт хайваннар, билгеле. Тик менә "Сарык син",-дигән сүзгә бик ачу килә бит. Бу "сарык" сүзе мине бәхетле дә итте бит әле. Шул турыда сезгә дә сөйлим әле. …1970 нче еллар. Мин ун сыйныфны бетереп районның бер мәктәбенә укытучы булып киттем. Ул вакытта балалар күп,...
-
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Рәсимә ГАЙФУЛЛИНА)
Минзифа белән Зифа маҗарасы Әхмәт авылының бик күп мәзәкләренә кереп калган Якуп дәү әтиемнең кәҗә турында кызыклы бер вакыйга сөйләгәне истә калган. Ул аны бизәкләп-чуклап бик еш сөйли, дәү әнием Минзифа кеткелдәп тыңлап торыр иде. "Мин, яшь егет, Суыксу авылы кызына өйләндем,-дип башлап җибәрә иде хикәятен дәү әти. -Кәләшемнең әтисе...
-
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Магдалина РЫЖКОВА)
Исерекне хайван да яратмый Газетада кәҗә һәм сарык турындагы язмаларны укыдым да, үзем дә балачак хатирәләреннән бер хикәят язып җибәрергә уйладым. Безгә күршеләребез - апалы-сеңелле Нина әби белән Аня әби кереп йөриләр иде. Ни кызганыч, алар инде хәзер арабызда юк. Әмма Нина әби сөйләгән хәл һаман күңелдә саклана. Күршеләребез бик...
-
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Рәшит Хәбибулллин)
Әбинең яраткан маллары Безнең күршедә, машиналар да йөрми, кешеләр дә аз уза торган кечкенә тыкрыкта, ялгыз бер әби яши иде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул Рябинка исемле аклы-кызыллы төстәге сыер асрады. Бик тә ярата иде сөтбикәсен әбекәй. Бервакыт әбинең хуҗалыгында кара төстәге бәрән пәйда булды. -Йонын кыркып оекбаш-бияләй бәйләрмен,-дип сөйләп...
-
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык ( Гөлсинә Мингәрәева)
Үз елым килде Гомер-гомергә янәшәбездә яшәгән, кешегә файда китергән эшчән ат елы да узып китте. Ат кебек эшләсәң генә уңышка ирешеп була, дип елны башлап җибәргән идек, инде Кәҗә (Сарык) елына да аяк бастык. Үткән ел гаиләм, туганнарым, дусларым, танышларым өчен бик әйбәт, уңышлы булды. Ат елында күп кенә якын...
-
Кәҗә һәм сарык турындагы язмалар буенча сезнең фикерләрегез
Хөрмәтле укучыларыбыз! Кәҗә һәм сарык турындагы язмаларны үзебезнең alki-rt.ru сайтына да урнаштырып, сездән үзегезгә иң ошаган хикәятләр өчен тавыш бирүегезне сораган идек. Кайберәүләр сайтта әлеге язмалар буенча фикерләрен дә әйткәннәр. Биредә аларның берничәсен генә тәкъдим итәбез. Рания. Инзилә Нуриәхмәтованың хикәяте бик матур язылган, рәхәтләнеп бер сулышта укып чыктым. Русчалап әйтсәң,...
-
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык ( Әлфия ГАЗИЗОВА)
Искерми дә, онытылмый да Кәҗә белән сарык - тормышта бик кирәкле, файдалы хайваннар. Кәҗәнең сөте күп авырулардан дәва итеп файдаланыла. Мамыгы да, ите дә бәһале, кирәкле. Габдулла Тукайның искерми дә, онытылмый да торган "Кәҗә белән Сарыгы"- һәр баланың яраткан әкияте. Әкиятләр арасында ул иң күп сөйләнгәнедер. Мин дә оныкларыма бик...
-
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Александр Ишмулкин)
Кәҗәләр кәбестә ярата Бу 1982 елда Югары Матак авылында булды. Миңа ул чакта 12 яшь иде. Авыл халкы бик күп сарык һәм кәҗә асрыйлар иде. Көтү чираты җиткәч, әти белән әни малларны көтәргә мине җибәрделәр. Кояшлы эссе көндә сарыклар бик ашамыйлар да, бер күчкә җыелып торалар. Ә кәҗәләр кызуга карамый,...
-
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Гөлзәиминә ГАЛИМҖАНОВА)
Бәхетле кәҗә Бу хәл 2013 елның җәендә булды. Бик матур бер ял көнендә көндәгечә иртүк йокыдан торып, йортка хайваннар карарга чыктым. Ул елны бик усал үгезебез бар иде. Үгез кычкырмасын дип, эшне һәр көнне аңа ашарга бирүдән башлый идем. Сәнәккә печән эләктереп, үгезгә салыйм дип барганда күрше Наилә апаның арт...
-
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Зилә САФИУЛЛИНА)
Бәрәнегез табылдымы? Бу 1981 елда, август аенда булган хәл. Кич көтү керә, халык көтү каршылый. Шулай беркөнне сарык бәрәне адашып, кайтмыйча калды. Мин бәрәнне эзләп киттем, әмма шактый гына йөреп тә таба алмадым. Өйгә кайтып киләм, күрше Нургали абый белән хатыны Илалия апа турларында утыралар. Исәнләшеп хәлләр сорашкач, минем кайдан...
-
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Зәйтүнә ГАЯЗОВА)
Кәҗә маҗаралары Кәҗә хәтле хәйләкәр хайван күргән юк иде әле. Бездә дә бар андый терлек. Әгәр ашарына печән яки бөртек салмасаң, мөгезе белән ишекне шакый башлый. Тормыш иптәшемә катлаулы операция булгач, кәҗә сөте файдалы дип ишеттек тә, кәҗә алырга булдык. Шушы яшькә җитеп, кәҗә асраганыбыз юк иде. Элек эштәге начальнигым...
-
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Наилә АЛИМОВА)
Ачлыктан, салкыннан коткардылар Минем дә кәҗә белән бәйле онытылмас балачак хатирәләрен язып үтәсем килә. Сугыш еллары, авыр заманнар. Әтиебез фронттан кайтмады. Без бер әнигә биш бала җыелып калдык. Ни ашарыбызга юк, ни кияребезгә юк. Халкыбыз гомер-гомергә асраган кәҗә белән сарык шул авыр вакытларда безне ачлыктан һәм салкыннан саклап калдылар. Безнең...
-
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Замира АРТЮШКИНА)
Сакалбай эчүдән биздерде Иртә язда Пасха бәйрәмендә була бу хәл. Нык кына бәйрәм итеп, авылыбызның бер ир-егете өенә кайтып килә икән. Тыкрыктан борылып, инде өенә якынлашканда башын күтәреп айга караган бу. Күк йөзе шундый аяз икән. Шунда үзләренең мунча башына күзе төшеп, өне алынып катып калган бу. Мунча морҗасы янында...
-
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Валентина БЕЛОВА)
Тиресе дә, йоны да кадерле иде Райондашларыбыз кәҗә белән сарык турында газетага бик күп кызыклы хикәятләр яздылар. Без дә үз хуҗалыгыбызда гел сарыклар асрадык. Ә биредә мин сарык хакында түгел, авыр хезмәтләре тире эшкәртү, итек басу, толыплар, туннар тегү белән бәйле булган кешеләр хакында сөйләргә телим. Мондый осталар элек-электән үзләренең...