Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Корбан бәйрәме белән Фоат Вәлиев тәбрикли

Районыбызда яшәүче мөселманнарны Корбан бәйрәме белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев тәбрикләде. "Исламдагы бөек бәйрәм - Корбан гаете меңләгән кешеләрне берләштерә. Бу гөнаһлардан чистарыну, Ходайның мәрхәмәте бәйрәме. Ул безне миһербанлы, кеше хәленә керә белүчән, юмарт, иманлы булырга, арабыздан киткән туганнарыбызны искә алырга, янәшәдәгеләрне яратырга һәм...

Районыбызда яшәүче мөселманнарны Корбан бәйрәме белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев тәбрикләде.
"Исламдагы бөек бәйрәм - Корбан гаете меңләгән кешеләрне берләштерә. Бу гөнаһлардан чистарыну, Ходайның мәрхәмәте бәйрәме. Ул безне миһербанлы, кеше хәленә керә белүчән, юмарт, иманлы булырга, арабыздан киткән туганнарыбызны искә алырга, янәшәдәгеләрне яратырга һәм бәяләргә өйрәтә. Барлык гаиләләрдә иминлек һәм бәхет, тынычлык, муллык хөкем сөрсен иде. Чын күңелдән тәбриклим сезне, кадерле дин кардәшләрем!" диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев