Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Белем көне уңаеннан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин районның барлык халкына котлауларын җиткерде

1 сентябрь - Белем көне уңаеннан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин укучыларга, укытучы-тәрбиячеләргә һәм районның барлык халкына котлауларын җиткерде. "Белем көне - барыбызның уртак бәйрәме ул. Бу көнне без беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән, техникум-вузларда укыган елларыбызны хәтердә яңартабыз, укытучыларыбызны, сабакташларыбызны искә алабыз. 1 сентябрь иртәсендә йөзләгән малайлар-кызлар чәчәк бәйләмнәре...

1 сентябрь - Белем көне уңаеннан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин укучыларга, укытучы-тәрбиячеләргә һәм районның барлык халкына котлауларын җиткерде.
"Белем көне - барыбызның уртак бәйрәме ул. Бу көнне без беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән, техникум-вузларда укыган елларыбызны хәтердә яңартабыз, укытучыларыбызны, сабакташларыбызны искә алабыз. 1 сентябрь иртәсендә йөзләгән малайлар-кызлар чәчәк бәйләмнәре белән мәктәпләренә юл тотар. Районыбызның барлык уку йортлары да балаларны кабул итәргә әзер. Анда заманча белем бирү өчен бик күп шартлар тудырылган. Кадерле балалар, һәр мөмкинлектән файдаланып, вакытыгызның минутын да бушка әрәм итмичә тырышып укыгыз, мәктәптән ныклы, төпле белем алып чыгыгыз. Хәзер тормышта үз урыныңны табу өчен һәркемнән тирән белем, киң мәгълүматлы булу таләп ителә. Педагогларга җаваплы хезмәтләрендә яңа казанышлар, иҗади эзләнүләр, һәркемгә сәламәтлек телим. Белем көне котлы булсын!" дигән сүзләр бар район башлыгы котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев