Быел ул «Россия халыклары бердәмлеге елы»на һәм «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы»на багышланды.
Ярышта катнашучыларны (ә алар арасында мәктәп укучылары, учреждение-предприятие хезмәт коллективлары вәкилләре, пенсионерлар бар иде) район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Ханбиков һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова сәламләделәр.
Ярышларда район мәктәпләреннән килгән укучылар күп катнашты. Башта иң яшь спортчылар чаптылар, аннан олыраклар. Йөгерүләр әллә ничә төркем буенча барды. Кечкенә сыйныфлар 1600 метрга, олылар 3200 метрга йөгереп, үз араларыннан җиңүчеләрне билгеләделәр.
Көн җәйге сымак эссе булды. Үз мөмкинлекләрен чамалый алмаучылар булмаса дип, медицина хезмәткәрләре кизү тордылар.
Районда «Милләтләр кроссы» бик оешкан төстә, күп халык катнашында узды. Гаиләләре белән килүчеләр дә күп булды. Йөгерү бит оста спортчылар өчен үз көчләрен сынау мөмкинлеге бирсә, яшьләргә — күмәк спортка тартылу төре булып тора.
Нет комментариев