Әлки районында чаңгы ярышлары узды
“Татарстанда кыш” программасы кысасында “Яшь имәннәр” балалар лагеры янында чаңгы ярышлары узды.
Чаңгы бәйгесендә катнашучыларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул: “Бүген бирегә спорт сөюче балалар, актив тормыш яратучы олылар күп килгән. Кышның соңгы көне барыгызга да күтәренке кәеф өстәсен. Ә иң җитезләргә һәм осталарга җиңүләр телим”,- диде.
Район спорт мәктәбе директоры Алмаз Абдуллин, чаңгы юлына башта иң кечкенә яшьтәге укучыларны бастырып, старт бирде. Аннан, олыраклар... Ахырдан төрле хезмәт коллективларыннан килүчеләр, песионерлар кузгалды.
Бу бәйгедә күпләр ГТО нормативларын да тапшырдылар.
Чаңгы дистанциясен узып кайтканнарга кайнар чәй һәм коймаклар тәкъдим иттеләр.
Ахырдан, чаңгы ярышларында әйбәт нәтиҗәләргә ирешкән спортчыларны, тантаналы төстә бүләкләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев