Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Спорт

Әлки районында өстәл теннисы буенча бәйрәм ярышлар үтте

3 ноябрьдә “Алинә” универсаль спорт залында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан өстәл теннисы буенча ярышлар үтте.

Бәйгедә ут күршеләребез - Аксубай районыннан да спортчылар катнашты.

 Хатын-кызлар арасында беренчелекне Аксубайдан Миләүшә Стасенко яулады. Икенче-өченче урыннарны Каргадан Нурзия Сабирова һәм Базарлы Матактан Кристина Бухарова бүлештеләр.

  Ир-атлар арасында да кунак спортчы Фәнис Низаев алтын медальгә ия булды. Икенче урынны Базарлы Матактан Риназ Гарипов алды.

  Хатын-кыз пенсионерлар арасында  ярышлар бик җитди дәвам итте. Нәтиҗәдә, пъедесталның иң югары баскычына  Базарлы Матактан Татьяна Горбунова лаек булды. Көмеш медальне Иске Матактан Галина Исаева алды.

  Лаеклы ялдагы ир-атлар арасында өстәл теннисы белән яратып шөгелләнүчеләр тагын да күп бездә.  Алар арасында да бәйге кискен дәвам итте. Нәтиҗәдә, призлы өч урынга да әлкилеләр лаек булды. Бу – Ургәагардан Илшат Фәхриев, Иске Матактан Сергей Калмыков, Каргадан Харис Хисмәтов.

  Җиңүләргә ирешкән спортчыларга дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев