Әлки районында “Россия чаңгы юллары-2025” узды
8 февральдә “Россия чаңгы юллары-2025” дип исемләнгән Бөтенроссия массакүләм спорт чарасына Әлки районы халкы бик актив кушылды.
”Яшь имәннәр“ балалар сәламәтлеген ныгыту лагеры янында үткән ярышларда 150 дән артык кеше катнашты.
Әлеге бәйге “Бөек Җиңүнең-80 еллыгы”, 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы уңаеннан оештырылган иде.
Быелгы кыш чаңгы спортын яратучылар өчен бик уңай килмәде. Кышның күп өлеше җылы, яңгырлы узды. Ә менә 8 февральдә, чаңгы ярышлары өчен бик уңышлы көн булды – бераз битләрне чеметтергән кышкы чын суыкта рәхәтләнеп актив ял итте халык.
Спорт бәйрәменә төрле авыллардан килгән олылар һәм мәктәп укучыларын район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул һәркемне спорт белән актив шөгелләнергә чакырды, ”сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дип канатлы сүзләрне искә алды.
Ярышларда олылар 3 чакрымга, укучылар – бер километрга йөгерделәр. Шунда ук прокатка чаңгылар алырга мөмкин иде.
Чаңгыда шуып кайтучыларны, саф һавада пешкән, кайнар коймак һәм чәй белән сыйладылар. Ахырдан җиңүчеләргә дипломнар истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев