Әлки районында урак көннән-көн югарырак темп ала бара
Безнең районның үзенчәлеге шунда: авыл хуҗалыгында кыр эшләре башланды исә, башта читтәге басуларны кайгыртабыз. “Востокзернопродукт”ның, “Хузангай”ның, кайбер фермер хуҗалыкларының Спас, Алексеевск, Нурлат, Чистай районнарында сөрү җирләре бар.
Көзге, язгы чәчүгә төшкәндә дә, эшләрне иң элек читтәге кырларда бетерергә тырышалар. Урак өсте җиткәч тә, башта ул кырларда игеннәр өлгерә.
Районда урып-җыю эшләре башланганга, ике атнадан күбрәк вакыт узды. Үзебездәге барлык комбайннарның әлегә кадәр район кырларында эшли алганы юк. “Хузангай” механизаторлары да күрше район кырларында булдылар. Районда исә ашлыкны “Востокзернопродукт”, фермер хуҗалыклары һәм килешү нигезендә эшләүче комбайннар суктырды.
Урак көннән-көн югарырак темп ала бара. Көне-көне белән игенчеләребез мең гектардан артык мәйданда бөртеклеләрне суктыру эшен башкаралар.
Районда барысы 35 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар игелгән иде. Бүгенгә шуның 25 процентыннан икмәк җыеп алынды.
“Востокзернопродукт”та суктырылган уңыш Базарлы Матак элеваторына озатыла. Ә биредә эш тәүлек әйләнәсе алып барыла.
Бөртеклеләр 14-17 процент дымлылык белән керә. Алар, шунда ук эшкәртелеп, киптерелеп, саклауга куела.
Районда уңыш гектарыннан уртача 36,4 центнер чыгып бара. Кайбер кырларда бу күрсәткеч 50 центнердан да артып китә.
Иң мөһиме, басуларда үстерелгән икмәк, югалтуларсыз суктырылып, эшкәртүчеләргә озатылсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев