1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата алуга гариза бирергә өлгер
Яңалыклар

1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата алуга гариза бирергә өлгер

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата алу ысулын сайлау мөмкинлеге барлыгын искә төшерә.

Социаль хезмәтләр җыелмасына бушлай дарулар, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы ризыклары, бару һәм кайту чыгымнары өчен дә түләнү юлы белән шифаханәләрдә бушлай дәвалану керә.

1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата алуга гариза бирергә өлгер

Инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, һәлак булган (вафат булган) хәрбиләрнең гаилә әгъзалары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, радиация һәм техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, Ленинград блокадасында яшәүчеләр, фашист лагерьларының балигъ булмаган тоткыннары федераль ташламалардан файдалану хокукына ия.

Гариза тапшырган очракта, социаль хезмәтләр җыелмасы акчага алмаштырыла. 2026 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасы күләме – 1 825,25 сум.

Әлеге акча социаль хезмәтләр нәкъ менә шушы суммага күрсәтелә, дигәнне аңлатмый. Мәсәлән, дарулар, юлламалар тиешле күләмдә бушлай бирелә һәм һәм юл йөрү чыгымнары тулысынча каплана. Ә менә әлеге ташламаларны акчага алмаштырган очракта, билгеләнгән сумма гына күчереләчәк (1 405,85 сум – дару препаратлары, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы продуктлары өчен; 217,48 сум – төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт дәвалануына юллама өчен; 201,92 сум – шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен).

 

2026 елның 7 аенда Татарстанда 8 меңнән артык гариза каралган. Алар 2027 елның 1 гыйнварыннан канәгатьләндерелә башлаячак. Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табарга мөмкин,  яки 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә аласыз  (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).


Нет комментариев