Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

«Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Әлки җирле бүлеге МХО егетләренә шифалы чәйләр ясады

«Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Әлки җирле бүлеге «Әнием чәе» дип аталган проектлары кысасында район үзәк китапханәсенә җыелды.

Туган ягыбызда үсә торган күптөрле үләннәр, киптерелгән җиләк- җимешләрне бергә кушып, махсус хәрби операциядәге егетләребезгә шифалы чәйләр ясады алар.

Ә чималны әзерләүдә Нәби Дәүли исемендәге гимназия коллективы, берләшмәдәге кызларның күршеләре, туганнары, якыннары булышты, һәркем үз өлешен кертергә тырышты. Күмәк көч белән төрле зурлыктагы чәй каплары тутырылган 2 зур тартма әзерләнеп, егетләребезгә озату өчен тапшырылды. "Шул чәйләрне эчеп, җаннарына шифа, беләкләренә көч, тәннәренә сихәт алсыннар һәм озакламый җиңү белән гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар", - дигән теләкләрен дә чәй белән бергә салды ак калфаклылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев